Accessibility links

Иделнең саегуы суга бәяне арттырырга мөмкин


Идел узган елны ук сазлыкка әйләнә башлаган иде. 2009 җәе.
Идел узган елны ук сазлыкка әйләнә башлаган иде. 2009 җәе.

Белгечләр фикеренчә, Идел суының кимүе алга таба экологик һәлакәт килеп чыгу куркынычы тудыра.

Бүген Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге 49 метрга кадәр төшкән. Нормада ул 53 метр булырга тиеш. Экологлар фикеренчә, быелгы корылык икенче елда да кабатланса, һәм су кимү дәвам итсә, Иделдәге балыкларның 80%ы юкка чыгачак һәм сулыкның күп өлеше сазлыкка әйләнеп калачак.

Идел суы һәр ел ярларыннан өч метрга чигенә

Белгечләр фикеренчә, Идел ярларыннан суның чигенүе елына өч метр тәшкил итә. Алар, әгәр дә бу күренешне алга таба туктатып булмаса, 2011 елда экологик һәлакәт булырга мөмкин, дип чаң суга.

Быелгы корылык аркасында йөзләрчә елганың суы саекты. Моның иң яхшы мисалын Казансу елгасында күреп була. Элеккеге елларда Сөембикә манарасы шәүләсен үзендә чагылдырган бу елгада, хәзер инде мул су урынына, кечкенә утраулар пәйда булды.

Казансу корый
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:59 0:00
йөкләү


Куйбышев сусаклагычында суның кимү сәбәпләрен экологик күзәтү һәм су ресурслары федераль инспекторы Илһам Шәяхмәтов болай дип белдерә:

“Быел явым-төшемнәр булмау аркасында, безнең күп кенә су чыганаклары кипте. Әйтик, чишмәләр, инешләр. Шул сәбәпле сулыкларга, күлләргә су җыелу бик аз булды. Шуның өстенә яз көне ташу акрын узу аркасында, Куйбышев сусаклагычында җәй дәвамында су җыелмады”.

Илһам Шәяхмәтов фикеренчә, сусаклагычтагы суның азлыгы төрле проблемнар да китереп чыгарган.

“Сусаклагычта суның күләме кимү аркасында, андагы химик матдәләр катнашмасының күләме артты. Нәтиҗәдә суның сыйфаты кимеде. Ә суның сыйфаты кимүе һәрхәлдә суның биологик ресурсларына да тәэсир итә”, ди Илһам Шәяхмәтов

“Фатирларга килә торган суның бәясе артырга мөмкин”


Аның сүзләренчә, Иделдәге суның кимүе алга таба фатирларга килгән су бәяләренең артуына да сәбәп булачак. Чөнки бер яктан суның күләме кими, икенче яктан Иделгә чыгарыла торган сәнәгать ширкәтләренең пычрак калдыклары шул ук күләмдә кала бирә.

Нәтиҗәдә Куйбышев сусаклагычындагы зарарлы матдәләр тиешлесеннән ике мәртәбә артып китә. Бу пычракны чистарту өчен өстәмә җайланмалар таләп ителә. Ә бу исә үз чиратында эчә торган суның үзкыйммәтен арттырачак, һәм алга таба “социаль шартлаулар” да килеп чыгарга мөмкин.

Белгечләр моны булдырмас өчен чишмә сулары кебек альтернатив чыганаклардан файдаланырга киңәш итә.

Идел төбендә йөзгә якын көймә бар


Иделдәге суның кимүе өченче бер проблемны да китереп чыгара. Әйтик, бүген Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында 53 баржа, 22 сәяхәт көймәсе һәм 2 йөзмә кран баткан. Аларның берсен генә су өстенә чыгару өчен 700 мең сум чыгым таләп ителә.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Илсур Сафиуллин бу мәсьәләне чишү өстендә республикада эш алып барылуын белдерде.

“Бүгенге көндә республика территориясендә баткан корабларны чыгару, елгаларны чистарту турында сүз бара. Министрлар кабинетыннан бу эшкә акча бүлеп бирү күздә тотыла.

Шушы кышта Иделдә баткан корабларны чыгару су күтәрелгәч безнең акваториягә чистарак булырга мөмкинлек бирәчәк”, ди Илсур Сафиуллин.

Идел – татар халкы өчен җырларда җырланган, халык иҗатына кергән бер билге дә. Галимнәр бүген ул зур куркыныч алдында дип белдерә.

Ни хикмәттер, галимнәрнең экологик һәлакәт яный дип белдерүе Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Әгълам Садретдиновның вазыйфасыннан җибәрелү көненә туры килде.
XS
SM
MD
LG