Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа татарларының яңа оешмасына кемнәр керде?


“Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге” утырышы, Уфа, 9 ноябрь 2010
“Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге” утырышы, Уфа, 9 ноябрь 2010
Үткән хәбәрдә ирештерүебезчә, Уфада “Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге” төзелде. Кабаттан. Чөнки бер тапкыр ул 2004 елда төзелгән иде. Ул берлек теркәлүгә ирешә алмады. Анысыннан аермалы буларак, монысына ул чакта, ягъни Мортаза Рәхимов чорында хакимият “кесәсендә булган” оешмалар да кергән. Әлеге берлеккә түбәндәге оешмалар керә:
  1. Башкортстан татарлары конгрессы
  2. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарият
  3. Ватаным оешмасы
  4. Башкортстан хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы
  5. Уфа татарлары мәдәнияте мәркәзе
  6. Милли мәҗлес
  7. Татар телле язучылар берлеге
  8. “Рамазан” төрки агарту үзәге
  9. “Сәхибҗамал” хатын-кызлар оешмасы
  10. Татар морзалары җыены
  11. “Хәзинә” оешмасы
  12. “Азатлык” татар яшьләре берлеге
  13. Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте
  14. Благовещен шәһәре татарлары милли-мәдәни мохтарияте
  15. Кушнаренко татарлары милли-мәдәни мохтарияте
Шулай итеп, соңгы өче Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтариятенең бүлекчәләре.

Берлекнең рәисе – Рамил Бигнов. Урынбасарлары: Илдар Габдрафыйков (галим), Марат Шәрипов (“Рамазан”) һәм Камил Сираҗетдиновлар (“Хәзинә”). Оешманың президиумы (Шурасы) төзелде. Башкарма комитет төзү кирәк дип табылмады. Низамнамә кабул ителде.

“Закиров сәясәтенең файдасы булмады”

Чара ахырында матбугат очрашуы узды. Анда моңа кадәр эшләгән берлек җитәкчесе Рамил Бигновның Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән бик үк “борчаклары пешмәвен” искә алып, “алдагы мөнәсәбәтләрне ничек күзаллыйсыз?” дигән сорауга Рамил Бигнов шулай дип җавап бирде:

Рамил Бигнов
“Заманында иптәш Закировның алып барган сәясәте күпләребезгә ошамады, чөнки ул сепарат сәясәтнең бер файдасы да булмады, киресенчә, зыяны гына булды. Әмма ләкин ул чакларны искә төшереп торсак, дөрес булмас иде. Алар бүген безне тиң күреп, конструктив ярдәм итәргә телиләр икән – без каршы түгел”.

Матбугат очрашуында Бөтендөнья татарлары конгрессы Шурасы әгъзасы, Ватаным оешмасы рәисе, Башкорт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин да чыгыш ясады:

“Мин Бөтендөнья татарлары конгрессы Шурасының Башкортстандагы вәкиле буларак шуны әйтәм, Бөтендөнья конгрессы ул Ринат Закиров кына түгел, ул күпкә зуррак, глобальрәк. Шуңа Конгресска карашны үзгәртергә кирәк, аннан дошман гына күрү, Казан белән мөнәсәбәтләрне сүрелдерү безнең файдага түгел”, – диде. Ул шулай ук Башкортстан татарлары ике дистә елга якын изоляциядә яшәвен билгеләде.

“Азатлык” хәбәрчесенең соравы шулай булды: “Башкортстандагы татар җәмәгатьчелек оешмаларын шартлы өч төркемгә бүлеп була: милли мәнфәгатьләрен чишүне таләп итеп хакимияткә хатлар, мөрәҗәгатьләр яудырган, җанисәптә татарның югалуына юл куймас өчен каршылык чаралары үткәргән, ягъни, азмы-күпме эшләгән татар оешмалары, хакимият астына сузылып яткан оешмалар (сүз элекке хакимият хакында бара) һәм бернәрсә дә эшләмәгән, исемдә генә булган оешмаларга. Хәзер шулар төзегән берлектә бу сыйфатларның кайсысы өстенлек итәр икән?”

Рамил Бигнов кайчандыр шул “аста ятканнар” белән мөнәсәбәтләрне бозмас өчен дипме бу сорауны читләп узды һәм бары тик хакимият белән эшләргә тырышачакларын гына ирештерде.

Читкә тибелгән ТИҮ утырышы

Башкортстан татар иҗтимагый үзәгенең киңәйтелгән идарә утырышы булды. Анда төп сүз оешманың “Башкортстан татар җәмәгатьчелек берлеге”нә кертелмәве хакында барды. Эш шунда, алдан төзелгән документларда Татар иҗтимагый үзәге дә исемлектә булса да, ул теркәлмәгән дип, төшереп калдырылды. Шул ук вакытта берлектә Милли мәҗлес, Уфа татарлары милли-мәдәни мохтарияте кебек кайбер теркәлмәгән оешмалар керүе дә мәгълүм. ТИҮ утырышы бик кызу барды.

Айрат Гыйниятуллин
“Татар иҗтимагый үзәген ни өчен гамәлдән чыгардылар? Чөнки ул берүзе көрәште, – диде оешманың элекке рәисе Айрат Гыйниятуллин. – Аның башын җимерергә кирәк иде. Мин өч ел мәхкәмә бусагаларын таптадым. Безне төрле юк сәбәпләр табып гамәлдән чыгардылар. Моны аңларга кирәк. Ә монда эшләми торган оешмалар, рәисләреннән башка беркемнәре дә булмаган оешмалар белән эшләргә җыеналар”.

Уфа татарлары мәгарифен һәм мәдәниятен үстерү фонды рәисе Наил Хәкимов ул оешмаларның “булмаган эшчәнлеген” тикшерергә чакырды: “Без ул оешмаларның чараларына барырга теләгебезне белдерик. Шулай итеп, аларның ничек ”эшләүләрен” ачыкларбыз”, – диде ул.

ТИҮ идарәсе әгъзасы Рамил Хәкимов: “Без, чыннан да, канун буенча теркәлергә тиеш. Ләкин шул ук вакытта анда эшләмәгән оешмалар туплануын да онытырга ярамый. Менә пикетлар үткәрүне генә алыйк, анда күпчелек безнең оешма вәкилләре була бит”, – диде.

Кадерле Имаметдинов
Аңа каршы Мәҗит Хуҗин: “Пикетларга чыгу өчен батырлык булырга тиеш, ә Хуҗин, Бигнов әйтеп кенә чыгарып булмый. Ләкин ул оешмалар да төрле юнәлешләрдә эшләүләрен күрмәмешкә салышырга ярамый”, – диде.

Оешма әгъзасы Лилия Хәкимова ул эшләмәгән һәм куркак оешмалар берлегенә керү кирәк микән дигән сорау да куйды.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов сүзләренчә, берлеккә оешмадан ким дигәндә биш кеше керергә тиеш.

Әлеге бәхәсләргә аксакал Рәис Карачурин нокта куйды: “Берлеккә күп кенә яңа кешеләр керде. Алар да үз татарларыбыз. Алар кичә бер төрле уйлаганнардыр, хакимият үзгәргәч, башка төрле уйлый башласалар – бу начармыни? Мин бу берлекне хуплыйм. Без берлектә аларның милли үзаңнарын да уятып, булмаса булдырып, татар мәнфәгате өчен көрәшергә тиеш”.

Утырыш Татар иҗтимагый үзәген тиз арада теркәтергә ирешергә, берлеккә кергән оешмаларга ярдәм итәргә дигән карар чыгарды.
XS
SM
MD
LG