Accessibility links

АКШ Гыйракта христианнарга булган һөҗүмне хөкем итте


БМО иминлек шурасы белән АКШ Гыйракта христианнарга каршы булган һөҗүмне хөкем итте.

Ак Йорт бу һөҗүмнәрне каты тел белән тәнкыйть иткәндә Гыйрак халкы һәм хөкүмәтенең "әл-Каидәгә" каршы алып барган көрәшен һәрдаим яклавын белдерә.

Кичә Багдадта җирле христианнарның өйләренә юнәлдерелгән һөҗүмнәрдә 5 кеше үлде, 26 кеше яраланган иде.

10 көн элек исә Багдадтагы христиан чиркәвенә оештырылган һөҗүмдә 50-дән артык кеше һәлак булган иде.

Әлеге һөҗүмдә җаваплыкны әл-Каидә белән бәйләнеше булган төркем үз өстенә алды.

Гыйракта ярым миллион христиан азчылык яши дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG