Accessibility links

Хатын-кызлар БМО дәрәҗәсендә берләшә


Үзбәкстан кимендә өч ел идарә эшендә катнашмаячак
Үзбәкстан кимендә өч ел идарә эшендә катнашмаячак

Дөньяның күп илендә хатын-кызларның белем алу, эшкә урнашу хокуклары әле дә чикләнгән булып кала. БМО үзендә хатын-кызлар идарәсен төзеде.

2011 елның 1 гыйнварыннан БМОда хатын-кызлар хокуклары идарәсе эшли башлый. Аның максаты дөньяның төрле илләрендә хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшкән оешмалар һәм фондлар эшен оештырырга ярдәм итү.

Яңа идарәгә 41 әгъза ил сайланды. Ике яки өч еллык мөддәткә Африкадан 10 дәүләт, Азиядән – 10, Көнчыгыш Европадан – 4, Латин Америкасы һәм Карибия төбәгеннән – 6 һәм күзәтүче сыйфатында тагын 6 ил сайланды.

Көнчыгыш Европадан хатын-кызлар хокукларын яклау эшендә гаиләдә көч куллану “ярату һәм көнчелек билгесе” саналган Русия, Украина, Маҗарстан, шулай ук Эстония катнашачак. Көнбатыш Европа дәүләтләреннән хатын-кызларны эзәрлекләү җинаять дигән кануннары булган Дания, Франция, Италия, Люксембург һәм Швеция сайланган.

Идарәгә Иран сайланмады. Моны Иран хатын-кызлары өчен начар хәбәр дип бәялиләр. Аның каравы сәүдә өлкәсендә эшли алмаган һәм машина йөртә алмаган гарәп хатын-кызлары киләчәктә хокукларының яклануына өмет итә ала. Согуд Гарәбстаны вәкиле БМО идарәсенә керде.

Яңа идарәнең бюджеты 500 миллион доллар. Бу акчаның бер өлешен БМО бирсә, калганы химаячеләрдән җыела.

Идарәне Чилинең элекке президенты, үзе хәрби гаиләдә тәрбияләнгән, өч бала анасы һәм белеме белән хирург булган Мишель Бачелетт җитәклиячәк.
XS
SM
MD
LG