Accessibility links

Кайнар хәбәр

Окан Даһер: Финляндия президентының Казанга сәфәре уңды


Окан Даһер
Окан Даһер

Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте башлыгы Окан Даһер дә рәсми төркем эчендә Казанда булып китте.

Окан Даһер 11 ноябрь көнне иртән Казаннан китәр алдыннан Финляндия президенты сәфәренең бик уңышлы булуын белдерде.

“Финляндия президентының Татарстанга килүе бик уңды. Бу – тарихи һәм әһәмиятле вакыйга. Финляндия белән Татарстан арасында сәүдә аланында булсын, мәдәният аланында булсын, мөнәсәбәтләрне ныгытачак”, диде Даһер.

Финляндия татарлары җәмгыяте, Окан Даһер сүзләренчә, ике президентның рәсми очрашулары вакытында әледән-әле телгә алынган. Русиянең һәм Татарстанның мәгълүмат чаралары да моңа игътибар итә.

“Татар-информ” хәбәр итүенчә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кирмәндә Һалонен белән сөйләшкән вакытта: “Сезнең илдә 100 елдан артык инде үзенчәлекле мәдәниятләрен саклап килүче татар җәмгыяте бар. Сезнең илдән без инновацияләрне үстерүне өйрәндек һәм өйрәнәбез, ә хәзер мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәгезне кулланабыз”, диде.

Ә бизнеска килгән вакытта исә, Миңнеханов фикеренчә, Финляндия бизнесы Татарстанда үзен өендәге кебек хис итәргә тиеш.

Кол Шәриф мәчетендә булган вакытта имам-хатыйб Рамил хәзрәт Юныс Тарья Һалоненга фин татарлары бүләк иткән фин телендәге Коръәнне күрсәткәч, Һалонен: “Финляндиядә татарлар яхшы яши, өйләнер өчен генә Казанга киләләр”, дип әйткән.

Һалонен икътисади мөнәсәбәтләр белән бергә мәдәни һәм мәгариф өлкәсендә дә багланышларны үстерү кирәклеген әйтә. “Ак барс” хоккей такымында Финляндия вәкилләре уйнауны да телгә алып, Универсиадага финнар да киләчәк, ди.

Казанда виза үзәге булачак

Татарстанда булган вакытта Һалонен Татарстан һәм Финляндия кешеләре бер-берсе турында күбрәк белә алсын өчен Казанда киләсе елның мартында виза эшләү үзәге булдырылачагы турында да әйтте.

Окан Даһер дә ике ара юлларының мәшәкатьсез булуын тели. “Казан һәм Хельсинки арасында туры очкыч юлы ачылса, бу элемтәләрне тагын да киңәйтәчәк”, ди Даһер.

Очрашулар ахырында Тарья Һалонен Рөстәм Миңнехановны Финляндиягә чакырды. Финляндия президенты фикеренчә, бу сәфәрне Русия һәм Финляндиянең икътисади хезмәттәшлек эшче төркеменең киләсе елда үтәчәк утырышы вакытына да туры китерергә мөмкин.

Окан Даһер исә, бәлки, Татарстан президенты Финляндиядә була торган Сабан туена да килер, ди. Очрашулар вакытында бу хакта да сүзләр булган.

Окан Даһер үзләренең җәмгыятьләрен, Татарстан белән Финляндияне бәйләп торучы кечкенә генә бер күпер, дип белдерә. “Исламия” җәмгыятендә дә Казан сәфәре турында сөйләшү булачак.
XS
SM
MD
LG