Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта яңа хөкүмәт төзелә


Гыйракта сәяси партияләр гомум сайлауга 8 ай тулганда яңа хөкүмәт төзү турында килеште.

Көрд автаном төбәге башлыгы Мәсуд Бәрзани яңа хөкүмәтнең "дәүләт дәрәҗәсендә бер уртаклык" булачагын әйтте.

Мәсуд Бәрзани ясаган чыгышында, премьер-министрлык вазыйфасының агымдагы премьер Нури әл-Малики җитәкчелегендәге шигый иттифак кулында булачагын әйтте.

Элекке премьер Ияд Аллави җитәкчелегендәге әл-Гыйракия партиясенә исә парламент җитәкчелеге вазыйфасы бирелә.

Аллави яңа төзеләчәк Гыйракның стратегик сәясәтен билгеләячәк шураның башлыгы булачак.

Гыйрак президенты итеп көрд азчылыгы вәкиле Җәлал Талабани һәм премьер Нури әл-Малики элекке вазыйфаларын дәвам иткәндә, мәҗлес башлыгы итеп сөнни бер сәясәтче Усамә әл-Нуҗайфи билгеләнер дип фаразлана.

Бүген бу хакта ил парламенты утырышы уза.

Гыйракта парламент сайлавы бу елның март аенда узган иде. Илдәге сәяси кризис сәбәпле парламент әлегәчә үз эшенә башлый алмаган иде.
XS
SM
MD
LG