Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:52

Обама: "Көньяк Кореа иминлеген яклауны дәвам итәчәкбез"


АКШ президенты Барак Обама Төньяк Кореа һөҗүм оештырган очракта, АКШның һичшиксез Көньяк Кореаны яклаячагын әйтте.

"Зур 20лек" җыены өчен Көньяк Кореага килгән Обама, АКШның Көньяк Кореа белән көчле хезмәттәш булуын һәм бу илнең иминлеген яклауны дәвам итәчәген әйтте.

Обама Төньяк Кореаны атом коралына ия булу омтылышларын туктатырга чакырды.

АКШ президенты Обама бу чыгышын 50нче еллар башында Кореа сугышында һәлак булган АКШ хәрбиләрен искә алу мәрасиме вакытында әйтте.

XS
SM
MD
LG