Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илсөя Бәдретдинова үткен җырларын киметкән


Илсөя Бәдретдинова яңа такмаклар тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:43 0:00
йөкләү

10 ноябрь көнне филармониянең концертлар залында Илсөя Бәдретдинова казаннарга “Дәвамы бар...” дип аталган програмын тәкъдим итте.

10 ноябрь көнне филармониянең концертлар залында Илсөя Бәдретдинова казаннарга “Дәвамы бар...” дип аталган програмын тәкъдим итте.

“Дәвамы бар...” дигәннән, Илсөя Бәдретдинова сүзләренчә, февраль аенда ул Казанда зур концерт куячак. Җырчыга 30 яшь тула һәм үз җырлары белән сәхнәгә чыгуларына да 5 ел узып киткән.

Нәкъ менә шул тантаналы тамаша вакытында Бәдретдинова халык бигрәк тә үз иткән җырларын да башкарачак. Күпләр аны турысын әйткән, үткен телле һәм милли җырлары өчен ярата. Казандагы соңгы концертын караучылар арасында да теләгәнне ишетә алмадык, узганы шәбрәк булган иде, диючеләр булды.

Илсөя Бәдретдинова
“Без бүген 51нче концертны куябыз. Програм башында авыррак җырлар белән дә эшләгән идек. Төрле җирләргә йөргән вакытта халыкның кәефе булмауны күрдек. Кызу бетереп аткан, бәрәңге юк, уңыш юк. Көн саен ниндидер бәла чыгып тора. Без дә халыкны, русча әйткәндә “грузить” итсәк, дидек тә, җырларны җиңеләйттек.

“Карт бүре”, “Татар” кебек җырларны халык белә һәм дискларда чыгачак. Ә концерт програмы ул аерымрак әйбер”, ди Илсөя Бәдретдинованың ире, концертларның режиссеры һәм продюсеры Илфак Шиһапов.

Үзе ул, бу програм киресенчә, халыкка күбрәк ошый, һәр барган җирдә шәп, дип әйтәләр, ди.

Шулай да төртмәле такмаклар да башкарылды. Моңа кадәр Илсөя Бәдретдинова ике серия татарныкын, керәшен һәм башкорт такмакларын җырлавын әйтеп китте. Бу юлы такмакларны рус көенә башкарды. Сүзләрен Илфак Шиһапов язган.

Ташкенттан килгән дуслары үзбәк кызлары киеменә дә киендерде
“Ил башы алышынды дип, кемнәр генә сөйләми. Президент шайтан булса да, бездә берни үзгәрми”, дип җырлый Бәдретдинова.

Рус көенә җырлавына килгәндә, кайбер тамашачылар моның сәяси төртмәсен дә тапты. Ник дигәндә, Татарстан җитәкчелеге соңгы вакытта Мәскәү “кубызына күбрәк бии” башлады.

Бу такмакларын алар шулай ук быел гына президент алышынган Башкортстанга да алып бара. 12 ноябрь көнне Уфаның иң зур залында, меңнән артык кеше сыйдырышлы “Нефтяник” мәдәният сараенда концерт куялар.

“Уфа – ул татарлар шәһәре. Шуңа күрә, нинди генә татар чарасы булмасын, иң яхшы концерт залларында узарга тиеш”, ди Шиһапов. Моннан 3 ел элек алар Уфага бер тапкыр барганнар. Ул вакытта шәһәр читендәге зур булмаган бер мәдәният йортында чыгыш ясаганнар иде.
XS
SM
MD
LG