Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:42

Татарстан президентсыз каламы? - I


Сулдан уңга: Зәки Зәйнуллин, Рәис Сөләйманов, Яна Амелина, Сергей Сергеев

Сулдан уңга: Зәки Зәйнуллин, Рәис Сөләйманов, Яна Амелина, Сергей Сергеев

Татарстанда президентлыкны саклап калып булачакмы? Ни өчен Татарстан җитәкчелеге Мәскәү ихтыярына каршы көрәшмәскә булды?


Саша Долгов.
Инде хәзер Русиянең гадәти бер төбәге булып саналырга мәҗбүр ителгән Татарстан сәясәтендә сәер, беренче карашка аңлап булмый торган хәлләр күзәтелә. Барысы да Чечня президенты Рамзан Кадыйровның Русиядә бер генә президент булырга тиеш, дип әйтүеннән соң башланды. Татарстан түрәләре Рамзан Кадыйров тәкъдиме республикада яклау тапмаячак дип белдерсә дә, Мәскәү Татарстанны сындыра алды. Конституцияне үзгәртү өчен эшче төркем төзелде, Татарстан президент атамасыннан баш тартырга риза булды.

Шул уңайдан “Азатлык” радиосында “Татарстанда президентлыкны ничек саклап калырга?” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе узды. Анда сәясәтче Сергей Сергеев, язучы, милли хәрәкәт ветераны Зәки Зәйнуллин, Мәскәү журналисты Яна Амелина, Казан федераль университетының Евразия тикшеренүләр үзәге җитәкчесе урынбасары Рәис Сөләйманов катнашты.

Татарстанда президентлыкны ничек саклап калып була?

Зәки Зәйнуллин. Татарстанда президентлыкны бетерүләрен, республиканы тулысынча кысачакларын 1997 елда ук белә идем. Чөнки миңа Аллаһ аналитик аң биргән, шуңа да вәзгыятьне анализлый беләм. 1997 елда премьер-министр Мөхәммәд Сабиров аркылы Миңтимер Шәймиевка мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта мин татар иҗтимагый үзәген җитәкли идем. Шәймиевтан елына 50 мең сум акча һәм телевидениедән чыгыш ясарга аена 15 минутлык вакыт сорадым. Мин моны тиздән Борис Ельцинның президентлыктан алыначагы һәм аның урынына берәр генерал йә полковникның куелачагы, шул рәвешле, Татарстанны да, Шәймиевне дә юк итәчәкләре белән аңлаттым. Бу хәл 1997 елның декабрь аенда булды.

13 ел үтте, минем шаһитым Мөхәммәд Сабиров та исән. 20 көннән соң Шәймиев урысча: “Миңа Зәйнуллин да, ТИҮдә кирәкми”, дип җавап бирде. 2002 елда мине Шәймиев үзе очрашуга чакырды. Ул вакытта ул бөтен яктан да кысылуын аңлады. Яңадан сәясәткә күчүемне, иҗтимагый үзәкне җитәкләүне сорады. Мин туры кеше буларак: “Мин сезгә халуй түгел!”, дип җавап бирдем. “Сезгә кирәк булмаганда чыгарып аттыгыз, ә хәзер кирәгем чыккан?! Татар халкына мин 1997 елда кирәк идем. Поезд китте, халыкны хәзер күтәрер өчен 8-10 ел кирәк”, дидем. Президентлыкны бетерү минем өчен яңалык түгел, мин аны көткән идем.

Президент атамасын алалар, мин моңа әлләни кайгырмыйм. Гәрчә президент безгә дәүләтне тотып тору өчен кирәк. Мин үз көчем белән бу урынны 13 ел элек сакларга тырышкан идем, тик мине бу эштән читләштерделәр. Әгәр ул вакытта Шәймиев мине тыңлаган һәм без татар милли хәрәкәтен саклаган булсак, Путин белән Медведев бу хакта уйламаган да булыр иде. Татарстан бугазын тотар өчен президент кирәк, бу урынны бетереп махсус эшлиләр. Халык Шәймиевка ышанды, мин башыннан бирле аңа ышанмадым. Ышанмасам да аны сакладым, ярдәм иттем, чөнки ул – безнең беренче татар президенты, бәлки, безнең хөкүмәт шуннан башланыр, дип уйладым. Әмма бүген көчсезләндек.

Халыкны күтәрергә кирәк, ләкин бүген халык урамга чыкмый. Чөнки инкыйлаб көтелмәгәндә, дәррәү кубып башлана. Халык әзер булмаса, аны шигарьләр таратып кына оештырып булмый. Бүгенге вәзгыять нәрсә белән тәмамланыр – белмим. Хакимияттә Путин, Медведев утыра. Гафу итегез, бүген КГБлы Путиннан халык куркып тора. Ул үзен бар җирдә дә “Мин КГБдан, КГБдан!”, дип сөйли.

Әгәр президентлыкта жандарм утыра икән, бу илне һәлакәт көтә. Без үлеп барабыз. Путин белән Медведевның көн-төн телевидениедә чыгыш ясавы илне таркалуга китерә. Президент урынын саклап кала алмаячакбыз. Чөнки аны урыс Путин бирде, урыс Путин үзе алачак та.

Сергей Сергеев. Президентлыкны саклап калыргамы? Дөрес, саклап калырга тырышып була. Әмма киселгән баш муенга ябышмый. Монда 2004 ел зур борылыш елы булды, төбәк җитәкчеләрен сайлау бетерелде, аларны билгеләп куя башладылар. Әмма хәзер сүз төбәк җитәкчесенең исемен алыштыру турында гына бара.

Сергей Сергеев
Барыбер кем булса да республикада җитәкчелек итәчәк. Совет чорында Татарстанда иң зур кеше беренче секретарь иде. Ул барыбер хуҗа булды.

Татарстан җитәкчесе кем дип аталыр? Моңа җавап биреп булмый. Чөнки республикаларга 2015 елга кадәр конституцияләрен үзгәртергә вакыт бирелде. Бу шактый күп вакыт.

Ә менә аның вәкаләтләре хәзерге президентныкы кадәр булырмы? Менә монысы сорау. Бәлки, азрак булыр, бәлки, кайбер өлкәләрдә җитәкче вәкаләтләре хәтта күбрәк тә булыр. Менә шушы сорауларны күтәрергә кирәк. Чөнки монда сүз исем алыштыру турында гына бара. Русия төбәкләренең тигезлеге турында уйларга кирәк. Төбәк җитәкчесен, парламентны ничек итеп атауны республиканың үзенә карарга да биреп булыр иде. Әмма Мәскәү башкача хәл итәргә уйлаган.

Монда сүз исем алыштыру турында гына барса да, мисал өчен, академик мондыйга үпкәләр иде. Аңа: “менә сиңа өстәмә акча бирәбез, ләкин син академик булма, профессор гына бул” дисәләр, ул үпкәләр иде. Бу кешечә түгел.

Әйткәнемчә, президентлыкны бетерергә озак вакыт бирелгән. Ә бу вакыт эчендә әллә ниләр булуы ихтимал әле. Әмма исемгә бәйләнеп яту – дөрес сәясәт түгел. Моңа күпләр үпкәли. Ләкин исем турында түгел, мәгънә турында уйларга кирәк.

Саша Долгов. Август аенда президент атамасын бетерү турында сүз чыккач, Дәүләт Думасы депутаты Сергей Марков: “Мәскәү Татарстанга президент исемен саклап калырга юл бирәчәк. Татарстан үз вакытында Русиядән чыкмады, шуңа Русия аңа бурычлы”, дип белдергән иде. Әмма алай булмады. Русия Татарстанга искәрмә ясарга җыенмый. Димәк, Казан белән Мәскәү 90нчы еллардагы кебек кара-каршы сөйләшә алмый?

Яна Амелина. Мин сез биргән сорауга аптырыйм. Төбәк федераль үзәк белән кара-каршы торып сөйләшми. Мондый хәл була алмый. Чөнки федератив мөнәсәбәтләр Мәскәүнең төбәкләрне буйсындыруын күз алдына тота.

Икенче яктан караганда, Сергей Сергеев бик дөрес әйтте: эш никадәр бәйле булуда. Белгәнебезчә, бер кисәк тулы өлешкә буйсына. Шулай булды, шулай булачак та.

Зәки Зәйнуллин. 309нчы федераль канун кабул ителгәч, Путин белән Медведевка тулысынча ышанмый башладым.

Яна Амелина. Зәки абый, сез дәгъвагызга үзегез үк җавап бирдегез. Үзегез үк татарлар күтәрелмәячәк, дип әйттегез. 90нчы елларда да алар көрәшергә чыкмады. Татарлар президентлыкны бетергәндә дә баш күтәрми. Моңа кем гаепле? Путинмы? Юк. Гадел җавап бирергә кирәк. Моңа татарлар, милли хәрәкәт лидерлары үзләре гаепле. Алар үзләренең теләкләрен аңлап бетерми.
Яна Амелина


Сез 309нчы федераль канун турында әйттегез. Миңа, урыс кешесенә, мәктәпләрдә татар телен укыту кирәк булмаса да, бу турыда уннан артык мәкалә яздым. Сезнең кебек, болай эшләргә ярамый, дип ялкынланып яздым. Ничек инде халыкны (татарларны, бөтен Русия халыкларын, чөнки ул бар Русия халыкларына кагыла) туган телен һәм мәдәниятен укытудан тыеп була? Ә татарлар үзләре кая? Меңәр кеше җыелган митинглар, мәктәп укучылары, татар телен укытуны мәктәпләргә кайтарыгыз, дип язылган шигарьләр күтәреп торган укытучылар кая? Алар бит урамнарга чыкмый. Кая татарларның ихтыяры? Милли компонент Зәки Зәйнуллинга һәм берничә кешегә генә кирәк булып чыга. Әйдәгез, үзебезнең гаепне аңлыйк.

Зәки Зәйнуллин. Яна, сәбәбе шул: татар халкын 450 ел буе урыслар кырды. Сез моны аңлый алмыйсыз. Авылы-авылы белән үтереп китә торган булганнар. Без урыстан тагын кыра башламасалар ярар иде дип куркып торабыз.

Яна Амелина. Зәки абый, куркаклык – бик начар гадәт.

Рәис Сөләйманов. Татарстанда президент сакланмаячак, моны кабул итәргә кирәк. Шушы көннәрдә генә Мордовия җитәкчесе Меркушин республикага башлык итеп куелды. Хәзер президентлыктан баш тарту Идел буенда да бара. Меркушин Мордовиядә 15 ел президент булды. Шәймиев кебек озак идарә итте, әмма тыныч кына үз позицияләрен бирде, буйсынды. Алар өчен үз урыннарын саклап калу мөһимрәк.

Рөстәм Миңнеханов – Татарстанның соңгы президенты булачак. Әгәр ул 2015 елга кадәр хакимлек итсә әле? Аннан соң килүчеләрне президент дип атамаслар. Татарстан сакланып калырмы әле? Бүген күрше республикалар белән кушылып, Казан төбәгенә берләшү турында сүз йөри.

Татарлар президентлыкны яклап чыгармы? Юк. Зәки Зәйнуллин 1991 елда Миңтимер Шәймиевне читлеккә салып алып китәргә килүләрен, халык аны саклап калуын әйтте. Бүген читлек белән тагын килсәләр? Кем аларны яклап чыгар? Беркем дә чыкмый. Читлеккә үзләре ябарга булышучы татарлар да табылыр.

Зәки Зәйнуллин. Чөнки алар урысларга хезмәт итә. Без моны аңладык инде.

Саша Долгов. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин инде конституцияне үзгәртергә җыенуларын әйтте. Миңтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин 20 ел дәвамында Татарстанга суверенлык алу өчен көрәште. Ни өчен алар хәзер үз эшләрен үз куллары белән юк итәргә уйлады?

Сергей Сергеев. Суверенитет нәрсә ул? Халыкара хокук нормаларында суверенитет – ул шушы ил кануннарының аның бөтен җирендә югары көчкә ия булуы. Татарстанда 90нчы елларда суверенитет – республика хакимнәренең үзләре теләгәнчә идарә итүе, дип каралды. Менә бу хокукны хәзер алардан алалар. Шуңа Татарстан элитасы урыннарын саклап калу, Мәскәүдән өстәмә акча алу өчен кәгазьдә генә калган президент сүзеннән баш тартырга риза.

Зәки Зәйнуллин. Шәймиев өлкә комитеты секретаре булды. Ә анда урыска тугры хезмәт итүчеләрне куялар.

Рәис Сөләйманов. Димәк, Шәймиев – татар милли хәрәкәте дошманы.

Зәки Зәйнуллин. Алай кискен сөйләргә кирәкми. Шәймиевнең яхшы эшләре дә күп, ул безгә 100% дошман түгел. Аның холкы шундый инде.

Рәис Сөләйманов. Дусты да була алмый.

Зәки Зәйнуллин. Әйе. Әйтәм бит 1997 елда: “Миңа милли хәрәкәт кирәкми”, дип җавап бирде. Бу элекке президент сүзләре. Шәймиев милли хәрәкәткә беркайчан да ярдәм итмәде.

Рәис Сөләйманов. Ул сезне кулланган гына, Зәки абый.

Зәки Зәйнуллин. Башта кулланды, аннан хакимияттә ныгып урнашкач, милли хәрәкәтне бетерә башлады.

Сулдан уңга: Зәки Зәйнуллин, Рәис Сөләйманов
Рәис Сөләйманов.
Бүген Шәймиев артыннан читлек белән килсәләр, аны яклаучылар булмас.

Зәки Зәйнуллин. Мин яклаячакмын! Сөембикәне урыска бирделәр, дигән хурлык болай да бар. Шәймиев яраксыз президент булса да, аны сатарга ярамый.

Рәис Сөләйманов. Ул Шаһ Гали кебек.

Зәки Зәйнуллин. Юк!

Саша Долгов. Татарстан конституциясен үзгәртү өчен эшче төркем төзелде. Конституциядән суверенитет сүзен алуны да әлеге төркем карый. Беренче нәтиҗәләр Дәүләт Думасына депутатлар сайлагач, төп нәтиҗәләр Русия президентын сайлаудан соң билгеле булачак. Димәк, яңа президент хакимиятне тулысынча уч төбендә тоту яклы. Президент булып Путин килергә җыенамы әллә? Ник дигәндә, президентлыкны бетерү турында Рамзан Кадыйров әйтте. Ә аның Путин белән дуслыгы зур. Моның башында Путин тормыймы?

Яна Амелина. Миңа калса, шәхси мөнәсәбәтләргә артык игътибар бирергә, шул ук вакытта бу турыда онытырга да кирәкми. Чечня президенты Рамзан Кадыйров – Путинның дусты түгел. Ул аны сүз өчен генә сөйли. Шуңа сүзләрне түгел, конкрет эшләрне карарга кирәк. Кадыйров чорында Чечня чәчәк атты. Җәүһәр Дудаев вакытында алай булмады. Кадыйров моны Мәскәү биргән акчага эшләде, үзендә Дубай төзеп куйды. Шуны да әйтергә кирәк, Чечня суверенитетны тулысынча куллана. Аларны кысмыйлар.

Нишләп Татарстанда алай түгел. Тарихчы Рафаил Хәкимовның еш әйткән сүзе татар суверенитетының мәгънәсен ачып сала. Хәкимов фикеренчә, холыкны күрсәтә белергә кирәк. Кадыйров аны күрсәтә белә, ә Рөстәм Миңнеханов, бөтен Татарстан хакимияте холкын күрсәтми. Шуңа Чечняның хәле бүтән, Ә Татарстанның, Чуашстанның хәлен күреп торасыз. Ул шулай булачак та.

Зәки Зәйнуллин. Яна, сез монда урыс агитациясе алып барасыз.

Яна Амелина. Әлбәттә. Мин – урыс бит.

Зәки Зәйнуллин. Мәскәү Чечняга дотация бирә дисез, алар ул акчаны каян ала соң?

Рәис Сөйләйманов. Татарстаннан.

Яна Амелина. Чечняга Русия акчасын бирәләр.

Зәки Зәйнуллин.
Ул Русия акчасы түгел, ә монда яшәүче халыклар акчасы.

Яна Амелина. Урыслар монда яшәмиме? Ул безнең акча түгелме?

Зәки Зәйнуллин. Мин урысларга Татарстаның 70% акчасын алалар дип әйтәм. Алар сүгенә генә.

Яна Амелина. Әйе.

Рәис Сөләйманов. Зәки абый, Шәймиев белән Миңнеханов моннан начар яшиме? Алар бездән йөз тапкыр шәбрәк яши.
Рәис Сөләйманов


Зәки Зәйнуллин.
Рәис, читкә китмик. Менә Яна Русия Чечняга өстәмә акча бирә, дип сөйли. Кара әле, нинди сүзләр сөйли?! Бу бит урыс шовинистларының гадәти сүзе. Русия Чечняга акча бирә имеш...

Яна Амелина. Безнең илебез Русия дип атала. Аның башкаласы – Мәскәү.

Зәки Зәйнуллин. Туктап тор. Чечняда 14 ел сугыш бара. 14 ел буе Мәскәү Чечня нефтен суыра. Чечня Мәскәүгә файда китерми икән, бәйсезлек бирегез аңа!

Рәис Сөләйманов.
Президентлыкны бетерү фикерен Рамзан Кадыйровның әйтүе уйландыра. Ул Мәскәүгә шаккатыргыч төстә ярарга тырыша. Шуңа федераль үзәк хисабына яши дә. Бүген Чечня 90нчы еллардагы Татарстанны хәтерләтә. Ул вакытта Татарстанны федерализм, сепаратизм утравы дип уйлыйлар иде. Әмма Бүген Рамзан Кадыйров федераль мөнәсәбәтләрдә үз сүзен әйтә, федерализмны бетерү өчен эшли.

2015 елда Татарстанда президент булмаячак, “глава” – башлык булыр, дип уйлыйм. Әгәр Татарстан сакланып калса әле. Татарстанда патшалар, ханнар да булмас.

Зәки Зәйнуллин. Юк сүз сөйләмә. Нинди хан булсын? Татарстан татар, урыс, башкорт, чуаш дус яшәгән республика булачак. Татарларның ханлыкны кайтарырга кирәк диюе мине шаккатыра. Безгә ханлык кирәкми. Яна Амелина – Мәскәүнеке бит, бел, безне Русиянең җимерелүе көтә. Сиңа әле, моны сиңа күрергә язсын, 2020 елда Русия булмаячак.

Саша Долгов. Шулай да Русиядә башланган үзәкләштерү сәясәте Татарстанны уратып узмаска, президент атамасын саклап калып булмаска охшый. Татарстан конституциясен үзгәртү, суверенитет сүзен алып ташлау эше башланды. Димәк, Татарстанның 90нчы елларда башланган данлыклы, суверенитетлы дәвере кояшы өстендә кара болытлар куера.

Түгәрәк өстәлнең дәвамын 21 ноябрдә 19.00 сәгаттьә "Азатлык" радиосында тыңлагыз!
Русия республикалары

Президентлы республикалар:
  1. Башкортстан
  2. Дагыстан
  3. Саха (Якутия)
  4. Татарстан
  5. Удмуртия

Президентсыз республикалар:
  1. Адыгей
  2. Алтай
  3. Бурятия
  4. Ингушетия
  5. Калмыкстан
  6. Кабарда-Балкар
  7. Карачай-Чиркәс
  8. Карелия
  9. Коми
  10. Мари Иле
  11. Мордовия
  12. Төньяк Осетия
  13. Тыва
  14. Хакасия
  15. Чечня
  16. Чуашстан

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG