Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:15

Казанда Ленинның музей йорты яңартылачак


Казанда Октябрь инкыйлабы юлбашчысы Владимир Ленинның музей йортын үзгәртеп кору проектын әзерлиләр. Универсиадага аның тирәсендә яңа күргәзмәләр залы, китапханә, сәхнә корылырга тиеш.

Музей йортны төзекләндерү карарын берничә ел элек Татарстанның ул вакыттагы президенты Миңтимер Шәймиев кабул иткән булган. Рәсми төзекләндерү проекты бу елның бюджет проектына кертелгән, акчалар бүленсә, Владимир Ленин гаиләсе яшәгән музей йорт янында заманча һәм күләмле мәдәни проект эшләп китәргә тиеш.

Владимир Ленин музей йорты мөдире Татьяна Басова әйтүенчә, проектны тормышка ашырганда, Владимир Ульяновны пролетариат юлбашчысы итеп түгел, 18-19 яшьлек бер яшь кеше буларак күрсәтү максаты куела. Ул гаиләсе белән Сембердән, аннары Кокушкино авылыннан Казанда килеп урнашканда шушы яшьтә булган.

Ульяновлар гаиләсе 1888-89 елларда Казандагы бер байның йортында, аның бер өлешендә, аренда түләп торган. Владимирдан башка бу йортта аның әнисе, апасы, сеңлесе, энесе һәм балалар караучы ханым яшәгән. Өлкән апасы Анна бик оста рәсем ясаган, сеңлесе Маняша һәм энесе Дима гимназиядә укыганда зур уңышларга ирешкән. Яңартылган экспозициягә Ульяновлар гаиләсе турында киңрәк мәгълүмат кертмәкчеләр.

Анда, мәсәлән, Владимир Ленинның энесе укыган Казан гимназиясе, балалар яратып йөргән Казан театры турында да тарихи әйберләр, документлар тупланачак.

Мөдир Татьяна Басова, без монда Владимир Ленин октябрь инкыйлабын оештырып, хаклы булганмы, юкмы – аны сөйләмибез, ди. Ул музейга килүчеләргә музей хезмәткәрләренең бу шәхеснең беренче тапкыр Казанда "Капитал" укый башлавы, Казан университеты студентлары белән яшеренеп, тыелган әдәбият белән танышуы, XIX гасыр ахырында булган Казан мохитын күрсәтергә тырышуын әйтте.

Яңа проектта музейлар өчен заманча технологияләр дә кулланырга җыеналар. Мәсәлән, Ульяновлар яшәгән тарихи йортка тоташып салынган таш бинада диварларны чукып, фото һәм әйберләр белән махсус кысалар (рамнар) ясыйлар.

Музей үзенә күбрәк тамашачыны җәлеп итмәкче. Музей йортның ишеге алдында махсус сәхнә корып, театр студияләренә үзләрен күрсәтергә мөмкинлек тудырмакчылар. Музейга янкорма төзеп, заманча чишенү бүлмәсе, бәдрәф һәм кино, уку залларын ясарга җыеналар. Проектны төзүчеләр бөтен эшләре өчен 71 миллион сум сорый.

Инде хәзерге яңартылмаган килеш тә, Владимир Ленин яшәгән музей йорты шактый популяр. Соңгы вакытта гына, матбугат яңарту проекты турына яза башлагач, бер айның планын үтәдек, ди музей мөдире.

Соңгы ел ярымда музейга 10 меңгә якын кеше килеп киткән. Алалар арасында чит ил кешеләр дә байтак. Килеп керү белән Ленинны сүгүчеләр сирәк, күбесе музейга бик кызыксынып килә, бигрәк тә чит ил кешеләре, дип сөйли мөдир Татьяна Басова.

"Безгә килгән чит ил кешеләре, Ульяновларның яшәү шартлары, үзара мөнәсәбәтләре турында сораулар бирә. Шундый тирән кызыксыну, шундый яхшы мөнәсәбәт күрсәтәләр, һәм бу Кытай һәм Вьетнам кешеләре тарафыннан гына түгел. Ленин шәхесенә кызыксыну зур. Шул дәрәҗәгә барып җитә ки, аның караватын күреп, ничек инде шундый зур кеше шундый тыйнак шартларда яшәгән дип гаҗәпкә калалар", ди мөдир Татьяна Басова.

Владимир Ленин музей йортын төзекләндерү проекты артында аны ишелүдән саклап калу максаты да тора. Ул калкулыкта урнашкан, нигезе әкренләп җуела бара. Бу проблем Владимир Ленин үзе яшәгән чорда да булган икән.

Ул вакытта да йортның нигезен ныгытырга тырышканнар. Хәзер яңадан бу проблем килеп баскан, нигезе какшаган музейның яңа заманда төзелгән таш өлешенең бер диварында ярык барлыкка килгән.

Акчалар бүленгән очракта, музей хезмәткәрләре проектны 2013 елга тәмамларга ниятли.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG