Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәчетләрдә татар теленең даирәсе тарая


Татарстан мәчетләрендә вәгазьләр бары татарча гына булырга тиеш дигән карар Мәскәүдәге кайбер ислам оешмалары вәкилләрендә канәгатьсезлек уятты.

Татарстан мөфтияте каршындагы Голәма шурасы мәчетләрдә вәгазьләр татарча булырга тиеш дигән карарны узган айда кабул иткән иде. Аны әле мөфти имзаламаса да, Мәскәүдәге кайбер ислам оешмалары вәкилләре бу карарны тәнкыйтькә тотты.

Голәма шурасы әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты Наил Гарипов сүзләренчә, монда сүз Татарстан мәчетләре турында гына бара һәм республикадан читтә шундый каршылыклар тууы һич кенә дә аңлашылмый.

Әлбәттә, мәчетләрдәге татар теле теле мәсьәләсе бүген кискен тора. Гарипов әйтүенчә, бу карарның кабул ителүе дә шуның белән бәйле.

Чөнки гыйбадәт йортларына йөрүчеләрнең күбесе Үзәк Азия, Кавказ илләреннән килгән мигрантлар һәм алар татарча аңламый дип урысчага күчү арта бара.

“Үзбәкләр, кыргызлар, казакълар әле әзме-күпме татарча аңлый, әмма кавказлар бөтенләй белми”, ди Гарипов.

Татарча белмәгән имамнар килә

Хәзер чит илләрдә укып кайткан яшь имамнар арасында да татарчасы чамалы гына булучылар шактый. Бу шулай ук аларның урыс теленә өстенлек бирүенә китерә. Әлеге яшьләрнең Казан мәчетләрен күбрәк яулый баруын исәпкә алганда, киләчәктә инде гыйбадәт йортларының урыслашу ихтималлыгын арттыра.

Голәма шурасының икенче вәкиле Азат Ахунов, әлеге читтән укып кайткан имамнар да вәгазьләрне татарча сөйли белергә тиеш, дигән фикердә.

“Бу Голәма шурасы карарын кайберәүләр бик дөрес аңламады. Анда "мәчетләрдә вәгазьләр татарча сөйләнергә тиеш, әмма мөфти рөхсәте белән башка телләрдә дә мөмкин" диелгән. Чөнки без башка дин кардәшләр, ягъни шул ук азәриләр, төрекләр, урыслар хакында да уйларга тиешбез.. Әлбәттә гарәп илләрендә, Төркиядә укып кайтканнар җайлырак булсын өчен яртылаш урысча, яртылаш татарча сөйли”, ди ул.

Мәчетләр бүленә

Элекке заманнарда мәчетләрдә вәгазьне урысча укуны күз алдына да китереп булмый иде, хәзер инде бу гадәти күренешкә әйләнә бара.

Русия ислам университеты каршындагы “Әниләр” мәчетендә бу инде күптән дәвам итә.

Гарипов әйтүенчә, җомга намазында вәгазьне Камәл Зант укыганда ул урысча бара. Чөнки әлеге гарәп кешесе татарчаны белми. Әмма аның вәгазьләрен яратучы яшьләр бик күп. Хәтта кайберәүләр тәравих намазлары вакытында нәкъ ул хезмәт күрсәткән мәчеткә бару ягын карый.

“Әниләр” мәчете имамы Шәүкәт Әбүбәкеров җомга намазында үзе булганда татарчалы-урысчалы алып бара. "Чиста татарча гына булганы юк”, диде Гарипов.

Әбүбәкеров үзе хаҗда булу сәбәпле, аңардан аңлатма алып булмады. “Әниләр” мәчетеннән Илназ хәзрәт сүзләренчә, мәчеттә вәгазь бер атнада татарча, икенче атнада урысча бара.

“Аңламаган кешегә татарча вәгазь сөйләү мәгънәсезлек”, ди ул.

Әйтергә кирәк, әлеге мәчет уку йорты каршында булу сәбәпле, анда күбрәк шунда укучы яшьләр йөри.

Гомумән, соңгы вакытта мәчетләрнең бүленеше сизелә башлады. Бу этник мәгънәдә генә түгел, хәтта буыннар арасында да.

Урыс телле яшь имамнар күбрәк үз тарафдарларын туплый. Һәм монда күпчелектә татарча начар белгән яшьләр укмаша. Ә өлкән буын, киресенчә, татар имамнарын үз итә.

Шулай итеп, Голәма шурасы кабул иткән карар бүгенге көндә чыннан да урынлы. Әйтергә кирәк, бу Татарстанга гына караса да, чынлыкта ул Русия күләмендә актуаль. Чөнки тарихка күз салсак, Русия төбәкләрендәге мәчетләрне нәкъ татарлар салган һәм анда да татар теленә өстенлек бирелергә тиеш. Әмма татарларның мәчетләрне бик үз итмәве сәбәпле, анда татар теленә дә урын тарая.
XS
SM
MD
LG