Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Халыкның интернет-кибетләргә ышанычы арта”


Ренат Садыйков
Ренат Садыйков

Югары технология заманы сәүдә итүнең яңа алымнарын таләп итә. Бүген теләгән әйбереңне өеңнән чыкмый гына сатып алырга мөмкин. Ләкин интернет-кибетләрнең үсеше алай ук актив түгел сыман. Сәбәбе нидә?

Без моның турында “Podarki116.ru” интернет-кибете хуҗасы Ренат Садыйков белән әңгәмә корабыз.

Ренат әфәнде, интернет-кибетләрнең киләчәге бармы?

Интернет челтәре белән куллану хәзер авылларда да киң таралган. Шуңа күрә интернет аша гына әйберләр сатып алуның киләчәге бар, дип уйлыйм. Көнбатыш базары белән чагыштырганда бездә әле конкуренция юк, дип әйтергә була. Базар бик зур, ә интернет-кибетләр күп түгел.

Араларында Казан эчендә генә дә, Русия күләмендә дә сату итүчеләр бар. Беренчеләрен алганда, конкуренция турында сөйләшергә бик иртә. Бармак белән генә санарлык берничә кибетне әле халык та белеп бетерми, ассортименты да бай түгел. Ләкин хәлләр берничә ел эчендә үзгәрер, дип уйлыйм.

Ә булган интернет-кибетләр тиз үсәме, әкренме?

Соңгы бер-ике елда тиз үсеш кичерделәр. Халыкның бу кибетләргә ышанычы да, мондый кибетләрнең саны да арта бара.

Сезнең кибет уңышлы эшлиме, мөштәриләрегез бармы?

Без бүләкләр сатабыз. Ачылуыбызга бер ел булды. Беренче вакытта көненә 20-30 кеше керсә, хәзер 200дән артык. Ә бәйрәм алдыннан кеше тагын да күбәя.

Интернет-кибетләрдә нинди тауарлар сату кулай, ә кайсыларын авыр?

Киемнәрне алыйк. Беренче карашка аларны интернет аша сатып булмый кебек. Ләкин бу ялгыш фикер. Мәсәлән, Америкада интернет-кибетләр аша кием сату 60 проценттан артып китте. Анда кеше кием сатып ала да, сайтта үзенең кайтавазларын язып калдыра. Бер-берсе белән киңәшләшеп, алар дөрес кием сайлый.

Шулай да иң күп сатыла торган әйбер – китап. Китаптан өзекләр, рәсемнәрен элеп куярга була. Мөштәри китап турында 100 процент мәгълүматны ала. Хәзер китапларның электрон төрен дә булдыру популяр. Бу бик уңайлы: китап өчен түлисең, бер төймәгә басасың – китап инде компьютерыңда.

Ә китерелгән тауар клиентка ошамаса, нинди дә булса гарантияләр бармы?

Мондый очраклар бик сирәк. Алар төрлечә хәл ителә: кайвакыт сатып алучы берни дә түләми, кайвакыт мөштәридән юл чыгымнарын алырга туры килә. Күп очракта акчаны кире кайтарып, тауарны кире алырга туры килә, чөнки безгә һәр клиент кадерле.

Интернет аша тауар алучылар нинди кешеләр?

Күбесенчә 20-45 яшьләрдәгеләр. Ләкин араларында 60 яшьлек апа-абыйлар да очрый. 70 процент чамасы мөштәриләребез – хатын-кызлар. Яшь әниләр дә байтак.

Суши, пицца, шашлык, азык-төлек интернет-кибетләре дә күбәйде хәзер...

Бу перспектив өлкә. Аларны икегә бүлеп була: зур һәм кечкенә. Соңгылары – ассортименты зур булмаган кафеларның интернет-кибетләре. Болар бераз аерыла. Мәсәлән, суши-барларның ассортименты зур түгел, сәгатьләр буе сайлыйсы юк.

Күп вакытта кеше интернетка кереп утырганчы, тиз генә телефон аша заказ бирүне кулай күрә. Зур компания, ресторан, кафеларның интернет-кибетләрен булдыру перспективлырак. Шәһәрдәге бөкеләр, юлга вакыт күп китү – болар аркасында кешенең эше һаман тыгызлана төшә. Шуңа кеше рәхәтләнеп, өеннән, эшеннән чыкмый гына туклана.

Ә интернет аша әйбер алу бәя ягыннан отышлымы?

Интернет-кибетләрнең чыгымнары азрак – зур бүлмәләр арендалыйсы юк, рекламны да алар интернет аша гына бирә (бу арзанрак). Шуңа да интернет аша заказ биреп, тауарны очсызгарак алу мөмкинлеге бар. Зур күләмдә заказ ясаганда, китереп бирү чыгымнары да әзәя, дигән сүз. Интернетта сатып алырга ияләнгән кеше киләчәктә дә шулай дәвам итә.

Татар интернет-кибетләре ни хәлдә?

Халкыбыз дөньяга чәчелгән. Шуңа да иң уңышлысы – бөтен дөньяга сату итү. Бер ун елдан интернет кулланучы татар кешеләре үскәч, күбәйгәч, бу эш алга китәр, дип уйлыйм.

Интернет-кибет ачу күпмегә төшә?

Бу кибетләрнең төрләре күп. Инвестицияләр сайтны, заказларны кабул итү системын ясауга китә. Әгәр инде саклагыч кирәк булса, эшкә миллионнар кертергә кирәк булачак. Эш барырмы, юкмы икәнлеген тикшереп карар өчен, әүвәл заказлар кабул итү пунктын ясарга киңәш итәр идем. Бу эш уңышлы барган очракта, интернет-кибет ачу турында да уйланырга мөмкин.

Америкада акчаны тауарга заказ биргәндә ә бездә аны алгач кына түлиләр. Татар да, урыс та тотып карамыйча ышанмый бит. Бу интернет сәүдәсенең үсешен тоткарлый да инде. Хәзерге интернет-кибетләр еш кына файдага эшләмәсә дә, кешене ышандыру, интернет-сәүдәне үстерү өлкәсендә зур эшләр башкара. Аларга эшләрендә уңышлар, сәүдә диңгезендә батмауларын теләп калыйк.
XS
SM
MD
LG