Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Шәһәрдәге сукырлар оешмасында 600дән артык кеше исәптә тора. Шуларның 28е генә Алабуга сукырлар ширкәте аша өйләрендә эш белән мәшгуль, өстәмә акча ала.


Чаллыда күрмәүчеләр өчен 2005 елда ачылган мәктәпкә башта 90 бала йөрсә, хәзер аларның саны 166га җиткән. Күрмәүчеләрнең саны артуы экология, нәселдәнлек һәм шикәр чире белән күбрәк бәйле икән.

Чаллыда сукыр кешеләр оешмасы 1932 елда төзелә. Соңгы 20 елда биредә рәис булып Әнвәр Гәрәев эшли. Аның әйтүенчә, оешма сукыр кешеләргә хокукый ярдәм күрсәтү, мәгълүмат белән тәэмин итү, аларны тернәкләндерү юнәлешендә хәрәкәт итә. Таза-сау кешеләр өчен мәшгульлек, эш мәсьәләсе кыен булып торган бер вакытта, күзләре күрмәүчеләр өчен дә мәшгульлек проблем булып тора.

“Эш булса, шөгыль һәм өстәмә акча булыр иде. Ләкин ул юк. Проблемнар беркадәр бар. Сукыр кеше тирә-юнь хакында мәгълүматсыз. Китап-газеттан да мәгълүмат ала алмыйбыз.

Пандуслар безгә кирәк түгел, безгә таяк юл күрсәтә. Көзге-кышкы бозлавыкта бик кыен, аяк-кул сындыручылар күбәя. Хакимият белән уртак тел табып, светофорларга тавыш җайланмасы куелды. Соңгы 4-5 елда машина астында калучы сукырлар юк”, дип сөенә Ә.Гәрәев.

Сукырлыкның төп сәбәпчеләре – экология, нәселдәнлек һәм шикәр чире, дигән фикердә тора ул. Үзенең начар күрүе – яшьтән күрә карау (близорукость) белән чирләү. 1990 елда өстәвенә машина бәрә аны. Табибларда да Әнвәр әфәнде бераз гаеп күрә. Кан тамырларына кан сауганда вакытында тиешле чара күрелмәгән.
Әнвәр Гәрәев

“Гомумән алганда, сукыр кешеләргә игътибар җитәрлек түгел. Чаллы социаль яклау идарәсе якты йөз белән карый үзе. Ләкин кризис, казна акчасы җитмәү сукырларны тернәкләндерүгә комачау итә.

Хәзер үзебез төрле ширкәтләргә мөрәҗәгать итәбез. Элек ярдәм иткән КамАЗ соңгы 2 елда бер тиен дә бирмәде. Китапларның урысчасы Мәскәүдән, татарчасы Казаннан кайта. Аларны DVD форматында укыйбыз. Яшьләргә уку китаплары җитми. Эш эшләнә, ләкин канәгатьләндерерлек дәрәҗәдә түгел.

Ир кеше сукырайса, күп гаилә таркала. Хатыны сукырайса, гаилә сирәк таркала. Икесе дә сукыр кешеләр кавышып, күзле бала үстерүчеләр бар”, дигән мәгълүматларны да җиткерде Әнвәр әфәнде.

Рауза Котдусова Чаллы сукырлар оешмасының сәркатибе. “Русиядә сукыр кешеләргә, башка гарипләргә, пенсионерларга тормыш итү кыен”, ди ул.

Сукырлар оешмасында китапханәче булып эшләүче Фәгыйлә Самарханованың күзләре исән булган, якты дөньяны күрә алучыларга теләге бар:

“Тазалыкның кадерен белсеннәр. Күрмәүчеләрдән үрнәк алсыннар иде. Чөнки алар тормыш ямен тулырак аңлый, тырыша, күпне белергә омтыла”, ди ул. “Китапханәбез күптән төзәтү сорый”, дигән гозерен дә җиткерә Фәгыйлә ханым.

Әнвәр Гәрәев әйтүенчә, аларның оешмасы зурдан кубып, сукыр җырчылар фестивале уздыруга әзерлек башлаган. Бу эшкә Александра Абрамова да бик теләп алынган. Шушы көннәрдә фестивальнең барлык шартлары мәгълүм булачак, һәм бу хакта “Азатлык” тыңлаучыларына да җиткерелер.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG