Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:50

Каберен дә рәтлисе, музеен да төзекләндерәсе, китапларын да чыгарасы бар. Тукай җәмгыяте Һәм Габдулла Тукайның Казандагы музее уздырган җыелышта шул хакта сөйләнде.

Казан федераль университеты галиме Хатип Миңнегулов сүзләренчә, Габдулла Тукайның 125 еллыгы – татар халкы өчен бик мөһим вакыйга.

“Тукай әсәрләрен радио-телевидение аша пропагандалау, аларны укучыларга җиткерү юнәлешендә эшлисе эшләр күп әле. Аннан соң Тукайның энциклопедиясен чыгару да сүздә генә кала. Ул дөнья күрмәгән.

Габдулла Тукайның әсәрләрен башка телләргә тәрҗемә итеп, киң катлау укучыларына җиткерү дә мөһим. Истәлекле әйберләр, сувенирлар чыгару кирәк.

Иң мөһиме – Габдулла Тукай музее төзекләндерелүгә ябылу алдында тора. Бу эш һаман да сузыла. Әле бит Кырлайдагы музейга да ярдәм кирәк”, ди Хатыйп Миңнегулов.

Миңнегулов сүзләренчә, яңа гына Тукай җәмгыяте белән Габдулла Тукайның Казандагы музее үткәргән җыелышта фәнни хезмәтләр әзерләү, бигрәк тә мәктәпләрдә чаралар, олимпиадалар уздыру, дини оешмаларда да моны билгеләп үтү турында сөйләшкәннәр. Кызганычка каршы, эшләрнең сүлпән баруы ачыкланган.

Бу җыелышта төгәл карарлар кабул ителмәгән.

Тукайның китапларын чыгару, бигрәк тә балалар өчен язган әкиятләренә нигезләнгән мультфильмнар хәзерләүне дәвам итәргә кирәклеге турында да сүз булган.

“Тукайның каберен төзекләндерергә кирәк”

“Әле менә Тукайның каберен төзекләндерү турында да әйтәсем килә. Күптән түгел Язучылар берлеге, Камал театры җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашында кабернең беренче эскизларын караган идек. Әмма алга таба моны камилләштерәсе бар. Чөнки булганын саклап, шуны сыйфатлырак итәргә кирәк.

Тукай бит ул – бер генә. Ә зиратта Тукай тирәсендәгеләрнең каберләре берничә мәртәбә әйбәтрәк тә, матуррак та. Тукай каберлеге мескенрәк хәлдә. Ә бит кабернең исеме җисеменә туры килергә тиеш”, ди Хатыйп Миңнегулов.

Истәлекле көн уңаеннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел һәм әдәбият институтында Тукайның әсәрләрен фәнни академик басма итеп хәзерләү өстендә дә эш бара.

“Тукай әсәрләре алты томда чыгачак”

“Безнең институтта бу көнгә фәнни конференция әзерләнә. Аннан тыш Тукай әсәрләренең академик басмасы юклыгы мәгълүм. Аны эшләү ихтыяҗы – күптәннән туган мәсьәлә. Шул уңайдан бездә бераз хәрәкәт башланды.

Тукайның моңа кадәр әсәрләре өч, дүрт, биш томнар булып чыкты. Бу юлы Тукайның әсәрләрен сайланма әсәрләр итеп кенә түгел, тулы академик басма итеп әзерләү турында сүз бара.

Ул басма алты томлы булыр, дип уйланыла. Бу алты томны хәзер генә утырып әзерләп бетереп булмый. Моның өчен еллар кирәк. 125 еллыкка шушы алты томның икесен булса да өлгертеп булмасмы дигән уй бар”, ди галим Зөфәр Рәмиев.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә санаулы айлар гына калып бара. Әмма башкарасы эшләр бик күп, ди галимнәр һәм Тукай мирасына битараф булмаучылар.

Тукай музеенда үткән чарада галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, мәгариф, мәдәният министрлыклары вәкилләре, журналистлар катнашкан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG