Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәрткә киткән Ариэль Шарон хастаханәдән өенә күчерелде


Израилнең элекке премьер-министры, биш ел чамасы элек мәрткә киткән Ариэль Шарон Тель-Авивтагы хастаханәдән өенә күчерелде.

Бүген иртән табиблар Шаронны илнең көньягындагы йортына күчерде. Анда аны якыннары карап торачак.

Шулай да табиблар аның өй шартларында ничек торуын күзәтү өчен әлегә анда кала.

Табиблар әйтүенчә, аның хәлендә соңгы арада үзгәрешләр күзәтелми.
XS
SM
MD
LG