Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туфан Миңнуллин Башкортстанда кунакта


Туфан Миңнуллин
Туфан Миңнуллин

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин Башкортстанга чираттагы иҗат сәфәренә килде. Бу юлы Салават шәһәрендәге Башкорт дәүләт драма театры аның әсәрен сәхнәләштергән иде.

Салават Башкорт дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның “Риваять” әсәрен сәхнәгә куйды. Әсәрнең премьерасы 11-12 ноябрь көннәрендә үтте.

Премьерага Туфан Миңнуллин үзе дә хөрмәтле кунак сыйфатында чакырылды. Атаклы әдип бу чакыруга ихлас ризалык бирде һәм премьерага килеп тә җитте. Җомга көнне Салават шәһәренә телефон аша элемтәгә чыгып, Туфан Миңнуллиннан премьерадан алган тәэссоратларын белештек. “Бик матур, бик үзенчәлекле итеп сәхнәләштергәннәр бу әсәремне дә”, диде драматург.

Күренекле драматург Туфан Миңнуллин Салават шәһәрендә берничә очрашуга да чакырылды. Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә әдәбият сөючеләр белән булган очрашудан аеруча зур канәгатьләнү алуын әйтте ул. Анда ул күчтәнәчкә дип алып килгән китапларын да бүләк иткән.

Туфан Миңнуллинның әсәрләрен хәзер Уфа “Нур” татар дәүләт театры да, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры да, Туймазы татар театры да, Башкортстанның башка театрлары да бик теләп куя. Ә бит әле берничә ел элек кенә Туфан Миңнуллин Башкортстанда “персона нон грата” – теләнмәгән шәхес иде. Башкортстанның элекке хакимиятләре күренекле драматургның Уфа татарлары хокукларын яклап ясаган чыгышларын ошатмады һәм аңа юлларны япкан иде.

Заманалар да, хакимнәр үзгәрә һәм Башкортстанга Татарстан ягыннан килүче башка каләм һәм сәнгать әһелләренә дә юллар ачыла башлады.
XS
SM
MD
LG