Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төбәк журналистларына һөҗүмнәр яңгыраш алмый


Русиядә журналистларны кыйнау һәм үтерү гадәти күренешкә әйләнде. Быел инде 12 журналист үтерелгән.

Хәбәрдарлыкны яклау фонды җитәкчесе Алексей Симонов сүзләренчә, илдә журналистлар иминлеге хәле үзгәрми. Чөнки бу Русиядәге сәяси мохиткә бәйле.

“Соңгы ун елда бу шул килеш дәвам итә. Журналистлар язмалары хокук саклау оешмаларының тикшерүләр уздыруына сәбәп булганы юк. Димәк, бу язулар чүлдә кычкыруга тиң. Ә андый тавышны юк итүе бик җиңел”, ди ул.

Симонов фикеренчә, журналистларны кыйнау һәм үтерү очраклары бик начар тикшерелә һәм “Коммерсант” газетасы хәбәрчесе Олег Кашинга һөҗүмнән соң, хәлләрнең үзгәрүе дә бик икеле.

Ул бер ел ярым элек президент белән очрашуда үтерелгән журналистлар исемлеге белән мөрәҗәгать иткән булган.

“Исемлектә 12 кеше һәм алар арасында хокук яклаучылар да бар иде. Әмма шул кешеләрнең берсенә кагылышлы да җавап булмады”, ди ул.

Симонов Кашинга һөҗүм дәүләт дәрәҗәсендә тикшерүгә алынган дигән сүзләрнең бары тик күз буяу өчен генә дип саный.

Чөнки элек тә журналистларга һөҗүмнәрдән соң, Русия президентлары прокуратурага аны төптән тикшерүгә йөкләмә бирә иде, ләкин аңа карап кына бер генә җинаятьнең дә ачылганы булмады.

Һөҗүмгә дучар булган журналистлар күбрәк

Әйтергә кирәк, киң җәмәгатьчелеккә бары эре шәһәрләрдә кыйналучы журналистлар хакында гына хәбәрләр килеп ирешә. Ә чынлыкта Русия төбәкләрендә мондый һөҗүмнәр аз түгел.

Мисал өчен, Сарытауда “Саратовский репортер” газетасы баш мөхәррире Сергей Михайловның кыйналуы хакында җинаять эше ачылган. “Жуковские вести” газетасы хәбәрчесе Анатолий Адамчук әле дә хастаханәдә травматология бүлегендә ята, Пермьдә “Коммерсант” газетасының җирле бүлеге хәбәрчесе Михаил Лобановка карата мәхкәмә чираттагы тапкыр җинаять эшен ачу карарын кире каккан.

Михайловка һөҗүм 5 ноябрь көнне көндез аулак урында булган. Аның “Эхо Москвы” радиосына сөйләвенчә, моны хәтта кыйнау дип әйтеп тә булмый, чөнки һөҗүм итүче бары ике тапкыр гына типкән.

“Әмма күрәсең ул оста спортчыдыр”, ди журналист.

Чөнки ике тибүдән соң ук, ул җиргә авып аңын югалткан.

Михайлов фикеренчә, аны якында бер кеше узып баруы гына коткарып калган. Чөнки әлеге кеше кычкыра башлагач һөҗүм итүче ике кеше куркып качкан.

Журналист моны үзенә кисәтү дип саный. Моннан бер ай ярым элек аның кесә телефонына эре эшмәкәр һәм өлкә думасы депутатыннан янау хәбәре килгән булган.

Элегрәк Сарытауның Идел буе эчке эшләр идарәсе бу аның эшчәнлеге белән бәйле булмаска да мөмкин дип белдергән иде.

Михайлов фикеренчә, алар төптән тикшерү уздырудан качарга теләп, моны гадәти көнкүреш һөҗүмгә генә кайтарып калдырмакчы.

Җинаять эше ачуны берничә тапкыр кире какканнар

Лобановка һөҗүм сәбәпле, җинаять эшен ачуны дүрт тапкыр кире какканнар. Newsru.com язуынча, әлеге хәлгә крайның эчке эшләр идарәсенең махсус йөкләмәләр инспекторы Иван Погорның беркайда да эшләмәгән улының катнашлыгы бар, дигән сүзләр йөри.

Хәтта Пермь крае эчке эшләр идарәсе хәбәрләрендә башта бу һөҗүм нәтиҗәсендә Сергей Погор һәм аның бер ярдәмчесе кулга алынды диелгән, әмма соңграк Погорның “мин ул вакытта өйдә идем” дигән хатыннан соң җинаять эшен ачудан баш тартканнар.

Тикшерүчеләр үз белдерүләрендә, Лобанов сәламәтлегенә зыян егылудан барлыкка килгән дип язган. Милиционерлар фикеренчә, һөҗүм чыннан да булган, әмма башына һәм миенә зыян әлеге һөҗүмчеләрнең аның битенә типкәннән соң баскычка егылып, каты бәрелгәннән соң барлыкка килгән.

Лобанов исә һөҗүм алдыннан Сергей Погор милициядә танышлыклары булу белән мактанганын әйтә.

Ике ел элек кыйналган Бекетов әле дә сөйләшә алмый

Кыйналган журналистлар Адамчук, Кашин һәм эколог Фетисов хастаханәдә кала.

Адамчукның баш мие селкенгән. Аңа һөҗүм төнге икедә редакциядән эштән чыккач була. Әлеге хәлне аның каләмдәшләре Адамчукның җирле урманның киселүенә каршы чыккан балаларның тоткарлануы турында язган хәбәре белән бәйли.

Әйтергә кирәк, урман кисү хакында язган журналист һәм экологларга һөҗүмнәр аеруча да күп.

Шуларның берсе - “Химкинская правда” газетасы баш мөхәррире Михаил Бекетов һөҗүмнән соң бик авырлык белән генә хәрәкәтләнә һәм сөйләшә алмыйча бары авазлар гына чыгара.



Химки урманын яклаучы эколог Константин Фетисов та 4 ноябрь көнне каты кыйналудан соң хастаханәдә кала. Фетисовның башына тимер белән бәргәннән соң, аның бөтен башы зәңгәрләнеп, колакларыннан кан аккан иде.
XS
SM
MD
LG