Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Экстремизмга каршы көрәш үзәге башлыгы машинасына һөҗүм булган


Татарстанда билгесез кешеләр республика эчке эшләр министрлыгы Экстремизмга каршы көрәш үзәге башлыгының эш машинасын шартлатырга маташкан.

Прокуратура тикшерү комитетының матбугат хезмәте белдерүенчә, ул җитәкче пәнҗешәмбе төшке ашка өенә кайтып машинасын урамда калдырган булган. Бераздан ул сәер шартлау тавышы ишетеп тәрәзәдән тышка карагач машина астыннан төтен күтәрелүен күргән һәм машинасы янына чыккан.

Машина янында торба кисәге һәм коелган уалма матдә табылган.

Бу гамәлгә бәйле җинаять эше ачылган.
XS
SM
MD
LG