Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов Япониягә килде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Азия Тын Океан икътисадый хезмәттәшлек оешмасы саммитында катнашучы төркемдә Япониягә килде.

Төркемне Русия президенты Дмитрий Медведев җитәкли.

Йокоһама шәһәрендә үтүче саммит читендә Татарстанның Менделеев шәһәрендә химия корылмасы төзү һәм анда җиһазлар урнаштыру турында бер миллиард долларлык килешү имзаланыр дип көтелә.

Килешү Татарстанның “Аммоний” ширкәте белән Mitsubishi Heavy Industries, Sojitz Corporation һәм China National Chemical Engineering төркеме ширкәтләре арасында имзалана.

Зур күләмдә аммиак, метанол һәм карбамид җитештерәчәк бу корылма 2015 елда эшли башлар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG