Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә кыйналган журналист Олег Кашин реанимациядә кала


«Коммерсант” газеты журналисты, билгесез кешеләр тарафыннан каты кыйналган Олег Кашин тагын биш-ун көнгә реанимациядә кала. Аның хәле әле дә авыр.

Табиблар әйтүенчә, Кашин үз аңында, әмма ул әле дә ясалма сулыш җиһазына тоташтырылган килеш кала.

Бүген Мәскәүдә Олег Кашинга багышланган махсус газета чыгарылышы бастырылды. Басманы журналистның хезмәттәшләре һәм дуслары әзерләде.

Газетада Кашинга һөҗүм турында сөйләнә, бу хәлнең төрле мөмкин булган сәбәпләре китерелә.

Газетада шулай ук Русиядә соңгы ун елда һөҗүмнәргә дучар булган киңкүләм мәгълумат чаралары хезмәткәрләренең исемлеге дә урын алган.
XS
SM
MD
LG