Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказ террор һөҗүмнәре корбаннарын яклап пикет узды


Владикавказ үзәгендә “Беслан Авазы” хәрәкәте террор һөҗүмнәренә дучар булучылар статуcы турында канун чыгару таләбе белән пикет уздырды.

Пикетта катнашкан утызлап кешенең күпчелеге 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәре мәктәбендәге террор һөҗүмнәре корбаннарының туганнары.

Чарада катнашучылар шулай ук “Киләчәктә террор һөҗүмнәрен булдырмаска”, “Соңгы террор һөҗүмнәрен обьектив рәвештә тикшерергә” дигән шигарьләр дә күтәрде.

Күптән түгел Төньяк Осетия парламенты депутатлары Русия парламенты “Террор һөҗүмнәре корбаннары статусы турында” канун чыгару тәкъдимен кабул итмәде дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG