Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Кытай һәм Япония ирекле сәүдәгә яклау белдерә


Дөньяның иң зур икътисадка ия илләре АКШ, Кытай һәм Япония ирекле сәүдәгә яклау белдерде.

Япониянең Йокоһама шәһәрендә Азия-Тын Океан икътисадый хезмәттәшлек оешмасы саммитында чыгыш ясап Кытай президенты Һу Дзинтао “халыкара җәмәгатьчелек барлык белдерүләрендә дә протекционизмга каршы чыгарга тиеш", - диде.

АКШ президенты Барак Обама Вашингтон Азия төбәгендә АКШ таварлары өчен зур мөмкинлекләр булуын күрә дип төбәк илләрен чит ил таварларына капкаларны ачу өчен күбрәк эшләргә чакырды.

Саммитта Русия президенты Дмитрий Медведев та катнашты.
XS
SM
MD
LG