Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:51

16 ноябрьдә җир шарының барлык төбәгендә яшәүче мөселманнар олуг бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен тантана итәчәк. Удмуртиядә яшәүче дин кардәшләребез дә дөнья мөселманнары кебек, иртән- иртүк Корбан гаете намазына җыелачак.

Бу олуг бәйрәм җир шарының бар мөселманнарын бер урынга җыя. Алар бу көннәрдә ислам диненең биш фарызының берсен – хаҗ гамәлен кылу өчен пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең туган җиренә – Мәккәгә җыела. Андагы мөселманнарны төрле төстә, төрле телдә сөйләшүләренә карамастан, Аллаһы тәгаләгә ышану берләштерә.

“Быел Удмуртиядән Мәккәгә хаҗ гамәлен кылырга иллеләп дин кардәшебез китте”, диде Удмуртия мөселманнары мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин. Мөфти сүзләренчә, 1989 елдан башлап, Удмуртия мөселманнары хаҗ кылырга күпләп китәләр. Быел аларның саны башка еллар белән чагыштырганда иң күбе.

Гаеттән соң башкарыла торган гамәлләрнең берсе – корбан чалу. Шәһәр шартларында гомер итүче мөселманнарга бу дини йоланы үтәү җиңел түгел. Шуңа да бу вазифаны үз җилкәсенә мәрхәмәтле милләттәшләребез ала.

Соңгы елларда Ижау каласының Ленин районында үз өйләрендә яшәүчеләр, гаеткә кадәр бер-ике ай алдан мал алып, ашатып, корбан чалырга теләгән кешеләргә аны чалып, эшкәртеп тә бирә.

Корбан гаете алдыннан без Мулланур ага Сабирҗанов гаиләсендә булып кайттык. Аның гаиләсе дини йолаларыбызны үтәргә тырыша.

“Минем ике улым да ислам дине йолаларын үтәп яши. Күршебез үзенә, әтисенә, туганнарына корбан чалырга теләк белдерде. Корбанлыкка сыер алырга булдык”, ди ул.

Мулланур ага корбанлыкка тиешле малны сайлап алганда, аның сәламәт , кимчелекләре булмаганын алган. Малны ашатуга да бик игътибарлы булырга кирәк икән. Әлбәттә, малны карау, ашату җиңел эш түгел. Ашаган белми, тураган белә, ди халык мәкале.

“Быел корылык булу сәбәпле, авыл кешесе мал карый алмый, ашату начар. Малны үзебез ашатып, чиратлашып көтүгә йөртәбез”, ди Мулланур ага.

Шулай ук мөмкинлеге булган башка мөселманнар корбанга сарык та тәкъдим итә. Алар малны чалып, эшкәртеп тә бирергә ышандыра.

Мал асраучылар әйтүенчә, быел корбан чалырга ниятләүчеләр саны арткан.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG