Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Көнбатыш Ярда төзелешләрне туңдыру турында киңәшләшә


Израиль хөкүмәте Кушма Штатларның Көнбатыш Ярда яңа яһүд тораклары төзелешен өч айга туңдырып тору тәкъдиме турында киңәшләшә.

Фәлестин ягы Израил белән тынычлык сөйләшүләрен дәвам итү өчен анда төзелешлщрне туктату шартын куйган иде.

АКШ тәкъдим иткән туңдыру планы Көнчыгыш Иерусалимга кагылмый. Фәлестиннәр исә Көнчыгыш Иерусалимны да таләп итә.

Фәлестин идарәсе башлыгы Мәхмүт Габбас фәлестиннәр таләп иткән барлык җирләрдә дә төзелешләр туңдырылырга тиеш диде.

Төзелешләрне туңдыру турындагы элекке карарның мөддәте 26 сентябрьдә тәмамланды. Шуннан соң тынычлык сөйләшүләре көрчеккә терәлде.
XS
SM
MD
LG