Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә журналистларга һөҗүм итүчеләргә протест белдерәләр


Мәскәүдә 300-ләп кеше журналистларга һәм активистларга һөҗүмнәр оештыруга протест белдереп митингка җыелды.

Химки урманын яклаучылар оештырган бу чара журналист Михаил Бекетовка һөҗүмнең ике еллыгына туры китереп үткәрелде.

Бекетовны инвалид итеп калдырган бу һөҗүм өчен җаваплылар әле дә табылмаган.

Ноябрь башында исә Химки активисты Константин Фетисовка һәм журналист Олег Кашинга да һөҗүм булды. Кашинның берничә язмасы Химки урманын яклауга багышланган иде.

Мәскәүдәге бүгенге митингка охшаш чаралар Екатеринбур белән Самарда да үтте.

Бүген Калининградта да Кашинны яклап пикет оештырылды.
XS
SM
MD
LG