Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дижондагы янгында җиде кеше һәлак булды


Франциянең Дижон шәһәрендә, мөһәҗирләр яшәүче кунакханәдәге янгында җиде кеше һәлак булды, дүрт кеше каты яраланды.

Тикшерүчеләр әйтүенчә, корылманың ишегалдындагы чүп тармасына ут капкан һәм янгын тугыз катлы бинага күчкән. Коткаручылар кунакханәдән 130-лап кешене чыгарган.

Кунакханә мөһәҗирләрне урнаштыру белән шөгыльләнүче Адома дәүләт ширкәтенеке диелә.
XS
SM
MD
LG