Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:31

Корбан бәйрәме уңаеннан Русиянең Европа өлеше дини идарәсе рәисе, Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә мөрәҗәгать итеп, Мәскәүдә яңа Җәмигъ мәчете төзелеше һәм Текстильщики бистәсендә мәчет төзелешенә бирелгән җир тирәсендәге низагның ничек чишелүе турында мәгълүмат бирүен сорадык.


– Хөрмәтле Равил хәзрәт, иске Җәмигъ мәчете урынында булачак яңа мәчет төзелеше дәвам итә. Кайбер мөселманнарны иске мәчет бинасының яңа төзелеш эчендә югалып калуы борчый. "Искесе нигә сүтелә икән, ул тарихи мәчет, моңа юл куймаска кирәк" дигән фикерләр дә бар.


– Бу сорау өчен зур рәхмәт. Безнең мәчетнең киләчәге мәскәүләрне генә түгел башка мөселманнарны да кызыксындыра, кайгырта торгандыр. Аллаһка шөкер, без Мәскәүнең нәкъ уртасында шундый зур төзелеш эшенә рөхсәт алу бәхетенә ирешек. Бүгенге көндә төзелеш дәвам итә. Бу төзелештә күп нәрсәләр аерым игътибар таләп итә. Шуларның берсе – иске мәчет бинасы язмышы. Безнең максат – яңа төзелеш эчендә калачак мәчетне бөтен кыяфәте белән саклап калу. Ул төзеләчәк мәчет комплексына кушылырга тиешле.

Иске мәчетнең михрабы алдында яңа төзелә торган мәчет комплексының көббәсе – куполы куелырга тиешле. Бу мәчетнең фундаменты юк, аны эшләргә кирәк. Шуның өстенә иске мәчет [проекциясе] кыйбла тарафыннан 700 чакрымга ялгыш итеп куелган. Бу ялгышны да төзелеш мөмкинлегеннән чыгып төзәтергә кирәк, төзәтми мөмкин түгел.

Мәскәүдә яңа мәчет төзелеше
Яңа төзелә торган мәчет бинасы биш катлы йорт биеклегендә булачак. Хәзер инде иске мәчетнең беренче, икенче катлары яңа мәчетнеке белән тәңгәл килергә тиешле. Намаз укый торган урыннар бер тигезлектә булырга тиеш. Шуның өчен иске мәчет яңартып төзү – реконструциягә дучар. Әле яңа мәчет комплексын төзү турындагы карарда да иске һәм яңа мәчет бер комплекс булачак дип язылган. Эш шул карар нигезендә бара.

Кайберәүләр, иске мәчетне шул көе калдырыйк, диләр. Хәлбүки, анда аяк кимен, өс киемен куярлык уңайлы шартлар булмаса да. Вәгазь вакытында имамнар намазга килгән халыкның исеннән, тирләвеннән, һава җитешмәүдән шыбыр тиргә бата. Намазга килгән халык та кулында нәрсә бар, шуның белән җилпәнеп утырырга мәҗбүр.

Аллаһның рәхмәте белән без XXI гасыр башында бу иске мәчетне зурайтырга рөхсәт ала алганбыз икән, без аны искечә, мәсхәрә рәвешендә калдыра алмыйбыз. Яңа мәчеттә саф һава, киемнәргә заманча урыннар булачак. Без иркенләп, рәхәтләнеп гыйбадәт кыла торган уңайлыкларга булдырырга тиешле, бу зарури.

Мәскәүдә төзелүче яңа мәчет проекты
Шуңа күрә, ул яңа мәчет XXI гасырга гына түгел, киләсе гасырларга да лаеклы булган, яңа технологияләр белән төзелгән мәчет булачак. Иске мәчет югала икән дип курыккан кешеләргә шуны әйтәсем килә: мәчетебез югалмасын дип шушы урында, Русиядә генә түгел, Европада иң зур мәчет куела. Мәскәү шәһәренең үзәгендә бер доминант булып торачак мәчет төзелә. Аның икенче чират төзелеше Олимпия проспектына кадәр сузылачак. Анда берүк вакытта 25 мең мөселман намаз укырлык мөмкинлек булачак. Бу бүгенге көндә мәчетләребезгә йөрми торган татар халкына гына түгел, бәлки киләчәктә аларның оныклары динле булыр, алар өчен дип тә төзелә. Без киләчәк буын өчен уңай шартлар тудырабыз.

– Равил хәзрәт, Мәскәүнең элекке мэры Юрий Лужков яңа мәчет төзелешенә беренче таш салу да катнашкан иде. Бәйрәмнәргә килгәләгәне дә булды. Гомумән, “бу мәчет төзелешен үз карамагымда тотачакмын” дип тә белдергән иде. Хәзер инде Лужков алынды. Яңа мэр белән мөнәсәбәтләр ничек? Мөселманнар проблемына Сергей Собянин ничек карый?

– Әйе, Лужков төзелешне “үз карамагымда тотачакмын” дип вәгъдә биргән иде. Ләкин соңгы вакытларда аның әмерләре үтәлми башлаган иде. Әллә инде Мәскәү хөкүмәтендә аның китәсен алдан ук белделәр, бер мәчет төзелеше мәсьәләсен генә алганда да, кирәкле документларны эшләмичә аптыратып бетерделәр. Хәзерге мэр Собянинга килгәндә – без инде күптән таныш. Ул президент Путин аппаратында эшләп, аның дини эшләр буенча киңәшчесе иде. Безгә мөнәсәбәте начар түгел дип әйтә алам. Ул да бу мәчет төзелешенең тизрәк төгәлләнүен тели. Чөнки ул төзелеш президент белән премьер-министрның күз алдындагы төзелеш. Ул бу эшкә килгәннән соң, без аның белән ике тапкыр очраштык инде. Әле менә Корбан бәйрәменә дә килү теләген белдерде. Әгәр дә инде, “ниндидер ашыгыч эш килеп чыкса, урынбасарымны юллармын” дигән хәбәрен дә алдык.

– Равил хәзрәт, Текстильщики районындагы яңа мәчет төзелеше нигезендә килеп чыккан низаг турында да мәгълүмат бирсәгез иде? Ул урында мәчет рөхсәт белән төзеләчәктер бит?

– Әлбәттә. Анда мәчет төзелеше өчен җирне безгә Мәскәү хөкүмәте бирде. Инде проектлар эшләнеп, тикшерү эшләре төгәлләнгәч кенә, халыкка "мәчет булачак" дигән хәбәр җиткерелгән. Кайсылары аңлап, кайсылары аңламый бу төзелешкә каршы чыкты. Без аңлашуга бара торган халык. Башка җирдән урын бирәләр икән, без риза. Тик безгә мәчет төзелеше өчен җирне Мәскәүнең читеннән, я булмаса сәнагать объектлары булган җирләрдән күрсәтеп килделәр. Хәзер инде менә шушы, Мәскәү хөкүмәте карары белән Текстильщики районына Волжский проспект урамында тәкъдим иттеләр. Биредә безгә дә уңайлы булыр иде. Монда Мәскәү ислам университеты урнашкан. Аның шәкертләр өчен намаз укый торган кечкенә залы бар. Ләкин бирегә җомга көннәрендә меңәрләгән кеше намазга йөри башлады. Әлбәттә, анда килгән халык сыеп бетми, күпчелек кеше гыйбадәтен урамда кылырга мәҗбүр. Мәскәү хөкүмәте мәчет төзелешенә ризалык бирде. Мәчет лаеклы җиргә урнашырга тиеш дигән карар да бар.

* * * *

Ул арада
Интерфакс агентлыгы хәбәр итүенчә, Мәскәүдә төзелүче яңа Җәмигъ мәчете тирәсендәге вәзгыять 13 декабрьдә башкаланың Мещан районы мәхкәмәсендә карала. Мәчетнең архитекторы Игорь Таҗиев үзенең абруена тап төшерүдә гаепләп Русия мөфтиләр шурасын мәхкәмәгә биргән. Мөфтиләр шурасы Таҗиевның хаталар җибәрү сәбәпле, бу проекттан читләштерелүен белдереп, ул тараткан мәгълүматны ялган hәм яла ягу дип атаган иде. Таҗиевның адвокаты Дагир Хасавов төзелешкә акча бирүне туктатырга чакырды hәм мәчетнең канунсыз рәвештә, җитешсезлекләр белән төзелүен әйтеп, аның җимерелү мөмкинлеге турында кисәтте. Хасавов шулай ук кешеләрнең иминлегенә куркыныч янавын hәм төзелештәге вәзгыять турындагы өстәмә мәгълүматларны исәпкә алып, якын көннәрдә Мәскәү шәhәр башлыгы Сергей Собянинның hәм президент Дмитрий Медведевның да игътибарын бу проблемга җәлеп итәчәген белдерде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG