Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:50

Казанда “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесе тәмамланды. 18дән 30 яшькәчә татар телендә иҗат итүчеләр арасындагы бу бәйге быел унынчы мәртәбә үткәрелде.

Башка елларда чит төбәкләрдән катнашучылар күп булса да, быел алар нибары икәү – Башкортстан һәм Киров өлкәсеннән иде. Әсәрләрен җибәрүчеләр саны да үткән еллардан әзрәк – 92 кеше. Вакытында әлеге бәйгедә 120ләп яшь иҗатчы катнаша иде.

Шулай да жюри әгъзалары 92 иҗат кешесе булуны яхшы күренеш, дип саный. Аларның сүзләренчә, бер-икесендә генә көчле әсәрләр бар икән – бу инде зур күрсәткеч.

“Иделем акчарлагы” – бренд

Жюри рәисе Газинур Морат бу проектны соңгы елларда җөмһүриятебездәге иң уңышлы эшләрдән саный.

Газинур Морат
Аның сүзләренә караганда, “Иделем акчарлагы” республикадагы күптөрле иҗади бәйгеләр арасында брендка әйләнде. Һәм шундый нәтиҗәле эшләве аркасында абруйлы, дәрәҗәле, исемле бәйге булды.

“Иделем акчарлагы”ның иң зур кыйммәте – бәйгедә җиңеп, катнашучыларның әдәбиятка кереп китүе генә түгел, каләм тибрәтә торган милләттәшләребезне җыеп, барлап, Казанга чакырып китереп, таныштырып, кавыштырып эшләве”, диде Газинур Морат.

“Идел” яшьләр үзәгенең мөдире вазифасын башкаручы Ләйсән Төхвәтуллина яшь язучылар бәйгесендә елдан-ел кабат килеп, икенче-өченче урыннар алып, гран-прига кадәр менүчеләр барлыгын, биредә иҗатка үсеш бирелүен билгеләп үтте.

Ләйсән Төхвәтуллина
“Иделем акчарлагы” елдан-ел үзгәрә, яңа йөзләр, яңа әсәрләр, яңа язучылар, яңа исемнәр дөньяга таныла.

10 еллык тарих шуны күрсәтә – безнең бүген дистәдән артык танылган язучыларыбыз, яшьләр балкып чыкты. Алар барысы да татар әдәбиятында үз сүзләрен әйтә торган, заман рухы белән сугарылган әсәрләр иҗат итүчеләр”, диде Ләйсән Төхвәтуллина.

Быелгы җиңүчеләр


Быел драматургия белән прозада гран-прига лаеклы әсәрләр юк дип табылды. Ә шигърият өлкәсендә Чирмешән егете, Казан Федераль (Идел буе) университетының журналистика факультеты студенты Фәнил Гыйләҗев гран-при алды.

Беренче урыннарга драма язып Фәнзилә Мостафина, хикәяләре белән Альбина Гатауллина һәм шигырьләр язучы Айгөл Закирова лаек булды.

Икенче урыннар – Айгөл Габдрахманова һәм Ләйсән Исхаковада, өченче урыннар – Линар Закиров белән Ришат Гыйбадуллинда.

Биредә шулай ук кызыксындыру бүләкләре дә бирелде. Чәчмә әсәр язуда уңышлары өчен Мөнир Шакиров бүләкләнде. Мөнир – мөмкинлекләре чикләнгән егет, кечкенәдән йөри алмый. Шулай да ул үзендә яшәү рухын саклап калып, үзен иҗатта да таба алган. Мөнир белән “Азатлык” сәхифәсендә киләчәктә дә очрашырбыз әле.

Газинур Морат Фәнил Гыйләҗевкә бүләк тапшыра
Гран-при иясе Фәнил Гыйләҗев сүзләренчә, бу җиңү аңа көтмәгәндә килгән.

“Моңарчы катнашырга туры килмәгән иде, беренче тапкыр килдем. Монда катнашып йөрүне үземә соңрактыр, биредә – миннән яшьрәкләр, дип уйлаган идем. Күргәнемчә, монда төрле яшьтәге иҗатчылар бар. Һәрберсе гран-прига лаектыр дип уйлыйм. Башкалар алдында уңайсызрак та инде. Мин бик шат, көтмәгән идем”, диде Гыйләҗев.

Шулай итеп, “Иделем акчарлагы” 10 яшьлек юбилеен каршылады.

Йомгаклау өлешендә ниләр булды?


Марат Закир һәм Өлфәт Закирҗанов
Яшь язучылар бәйгесе 3 этапта һәм 3 юнәлештә үтә. Драма, проза һәм шигърият әсәрләре башта тапшырыла, аннары жюри әгъзалары аларны 1 ай дәвамында тикшерә. Иң уңышлы дип табылган әсәрләрнең авторлары йомгаклау турына чакырыла. Быел әдәби мәктәпкә 45 кеше чакырулы иде һәм бу йомгаклау өлеше 12-15 ноябрь көннәрендә үтте.

“Иделем акчарлагы” бәйгесенең йомгаклау туры “Чишмәкәй” мәдәният һәм ял үзәгендә узды. Ачылу тантанасы исә Дәүләт Шурасында булды. Биредә Разил Вәлиев һәм Роберт Миңнуллин да бар иде.

Өч көн дәвамында яшь иҗатчылар үз әсәрләренә жюри бәясен һәм киңәшләрен, фикерләрен ишетте. Чәчмә әсәрдән Марат Закир һәм Өлфәт Закирҗанов, шигърияттән Газинур Морат һәм Илсөяр Ихсанова остаханәләр уздырды.

Мәдинә Мәликова белән очрашу
Шулай ук яшь каләм ияләре Рабит Батулла, Мәдинә Мәликова, Нәбирә Гыйматдинова, Фәйрүзә Мөслимова, Мәгъсүм Гәрәев белән очрашты, татар киноларын карады, татарлар зиратында булды һәм Камал театрында “Өзелгән өмет”не тамаша кылды.

3 көн эчендә бер газет чыгарырга, фото-видеоклиплар эшләргә дә өлгерде иҗатчылар. Үзара дискуссияләр, шәмчек һәм әдәби викториналар да булды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG