Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә бюджет дефициты көтелгәннән зурырак булды


Грециядә узган ел бюджетындагы дефицит фаразларга караганда да зурырак булып чыкты.

Бу хакта Европа Берлеге статистика идарәсе хәбәр итте. Идарә Грециянең тулаем үсеш дефициты 15.4% булган, дип белдерде. Бу сан элекке фаразларга караганда ике процентка югарырак.

Яңа саннардан чыгып Грециянең ел азагына кадәр Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды белән килешүләрдә каралган шартларны үтәве мөмкин булмас, дип фаразлана.

Халыкара финанс оешмалары Грециягә дәүләт чыгымнарын кыскарту хисабына берничә миллиардлык ярдәм вәгъдә иткән иде.

Илдә инде башланган экономия сүрәтендә дә ял көннәре узган сайлауда хакимияттәге социалистлар 13 төбәкнең сигезендә, шулай ук Афин һәм Салоник калаларында күпчелек тавышларны алды.
XS
SM
MD
LG