Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ростов өлкәсендә машина төзүчеләр эш ташлады


Ростов өлкәсе Таганрог шәһәрендә “ТагАвтоПром” машина төзү берләшмәсендә эшләүчеләр сентябрь аеннан бирле түләнмәгән эш хакларын таләп итеп эш ташлады.

Ризасызлык чарасы җомга көнне игълан ителгән иде. Әмма ширкәт җитәкчелеге эш ташлаган 150ләп кешегә акчаларны киләсе атнада вәгъдә итеп аларны эш урыннарына кайтарга сорады.

Бүген эшчеләр белән юрист һәм һөнәр берлеге вәкиле очрашты. Очрашуда эшчеләрнең кире хезмәткә кайтуы соралган һәм эш ташлау аркасында ноябрь хезмәт хакларының түбән булачагы турында әйтелгән.

Әмма берләшмә хезмәткәрләре җитәкчелекнең бу сүзләрен үзләренә басым ясау дип кабул итте һәм эшкә чыгудан баш тартты, диде машина төзүчеләре һөнәр берлегенең Таганрог бүлеге рәисе Сергей Пенчуков.

Эшчеләр хезмәт хакы бурычы түләнгәнче яки түләнәчәге турында язма рәвештә белдерү алганчы эшкә чыкмаячакларын хәбәр итте.

Берләшмәдә 6 меңләп кеше эшли.
XS
SM
MD
LG