Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 06:57

Республикада эшсезләр саны соңгы ике атнада тагын да артып, 40 меңгә якынлаша. Кайберәүләр эшләреннән үз теләкләре белән китә икән.

Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда, ноябрьнең беренче атнасында гына да 1300 кеше, эш эзләп теркәлгән. Эш белән тәэмин итү үзәгенә теркәлүчеләрнең күпчелеген хатын-кызлар тәшкил итә. Ә менә һәрбер алтынчы эшсез авыл җирендә яши икән.

Моның белән беррәттән республикада 25 мең эш урыны бар. Ләкин никтер аларга урнашырга беркем дә атлыгып тормый. Бигрәк тә тәрбиячеләр, шәфкать туташлары, физкультура, математика, физика һәм татар теле укытучысы урыннары буш тора.

Әмма бу һөнәрләргә хезмәт хакы 4 меңнән алып 10 мең сумнан артмый.

Татарстан хезмәт биржасында 39 меңгә якын эшсез теркәлгән булуга карамастан, мондагы кешеләрнең байтагы рәсми теркәлмичә генә нинди дә булса үз эше белән шөгыльләнә икән.

Исемен белдерергә теләмәгән берәү биржада торып акча алуын да, шул ук вакытта базарда хуҗага ялланып, аяк киеме сатуын да әйтте.

Эшсезләргә хезмәт биржасы тәкъдим иткән матди ярдәм аз күләмле. Ул акча белән тормышның очын-очка ялгап баруы авыр, ди эшкә өметләнүчеләр.

Татарстан эш белән тәэмин итү үзәгенә кешеләр төрле сәбәпләр белән килеп эләгә. Кайберәүләрнең хезмәт хаклары түбән булса, икенчеләренең исә эш урыны ябыла.

Бүген Чаллыда яшәүче Рамил Сәйфуллин да эш белән тәэмин итү үзәгендә чиратта тора. Ул моңарчы Самардагы бер төзелеш ширкәтендә тәрҗемәче булып эшләгән булган. Икътисади кризис аркасында ширкәт бөлгенлеккә төшкән һәм ябылган.

“Мин аннан соң Чаллыга кайтырга мәҗбүр булдым. Үземнең һөнәрдән эш эзләп карадым, әмма эш табу бик читен. Иптәшләремнең киңәшләрен истә тотып, әлеге үзәккә теркәлдем”, ди Рамил.

“Әлеге үзәккә баргач минем бар мәгълүматны да компьютерга керттеләр. Менә шуннан соң мин рәсми эшсез булдым”, ди ул.

Рамил Сәйфуллин әлеге үзәккә быелның сентябрь аенда мөрәҗәгать иткән, әмма әлегә кадәр аңа үз һөнәреннән эш тәкъдим ителмәгән.

“Миңа әлегә кадәр бер эш тә тәкъдим ителмәде. Моны үзем дә шулай буласын чамалый идем. Чөнки тәрҗемәче буларак эш табу кыен. Әмма бу үзәкнең яңа белгечлеккә өйрәтә торган бер програмы бар. Бу програм белән танышкач, мин үзем укырга җибәрә алмассызмы икән дип теләк белдердем”, ди Сәйфуллин.

Рамил хәзер әлеге програм нигезендә белем ала. Ул биржада чиратта торган өчен түләнә торган акчаның түбән булуын да яшерми.

“Биржада теркәлгән өчен бирелә торган акча, кешенең иң соңгы эш урынында алган хезмәт хакының күләменә бәйле. Иң күбе 4 мең ярым”, ди Сәйфуллин.

Татарстанда тормыш шартлары башка республикаларныкы белән чагыштырганда югары, уртача хезмәт хакы 18 меңгә якын дип әйтелсә дә, чынлыкта исә күпчелек кешенең хезмәт хакы 7-10 мең чамасында кала бирә. Моның белән беррәттән эшсезләр саны һәм әйбер бәяләре көннән-көн арта бара.

XS
SM
MD
LG