Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда Гомәр Даһер искә алынды


12 ноябрь көнне Истанбулда фин татары, галим Гомәр Даһерның тууына 100 ел тулуга багышланган кичә узды.

Әлеге чара Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкилчелегендә үткәрелде. Кичә вәкилчелек җитәкчесе Радик Гиматдиновның ачыш сүзе белән башланды. Башта профессор Надир Дәүләт Гомәр Даһерның кыскача биографиясе белән таныштырды. Ул аның Финляндиядә академик булып өлгергән бердәнбер татар булуына басым ясады. Шуннан соң, доктор Гөнүл Пултар Гомәр әфәнде белән бәйле истәлекләре белән уртаклашты.

Кичәдә катнашучылар



Гомәр Даһер 1963 елда фәнни эшен яклаганчы ук Һелсинки университетында татар телен укыткан. Гомәр аганың Төркиягә турындан-туры катнашы булмаса да, Төркия татарлары бу чараны чит илләрдә татар үсеше һәм тарихына зур өлеш керткән милләттәшләрне искә алу һәм алар турында истәлекләрне яшьләр белән уртаклашу максатында оештырды.

Арткы планда сулдан уңга: Надир Дәүләт, Гөнүл Пултар, Радик Гиматдинов, Гүлтән Ураллы




Аннары зур экранда фин татарларының үткәне һәм хәзерге тормышыннан фотолар күрсәтелде. Кичәдә катнашучылар фин татарларын, аз санда булсалар да, туган телне, милли гореф-гадәтләрне, динне саклаулары белән диаспорада яшәгән барлык татарларга үрнәк итеп искә алды.
XS
SM
MD
LG