Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирландия ярдәм кирәклеген кире кага


Ирландия рәсмиләре Европа Берлеге илләре белән үзендәге финанс кризистан чыгу юллары турында сөйләшүләр алып баруын раслады, әмма ашыгыч рәвештә финанс ярдәм кирәклеген кире какты.

Белгечләр Ирландия Греция кебек бурычка батып евро акчасының бәясен тагын да төшерер, дип борчыла.

Мәгълүмат чараларында Европа илләре Европаның уртак акчасы булган евроның тотрыклы калуы өчен Ирландиягә 80 миллиард еврога кадәр кредит ярдәмен алырга дип басым ясый, дигән хәбәр чыкты. Европа комиссиясе вәкиле Амадеу Альтафай Тардио басым турындагы хәбәрне кире какты.

“Эйе, без Ирландия рәсмиләре белән тыгыз элемтәдә. Евро акчасының тотрыксызлыгы борчылу тудыра. Әмма Ирландиягә бу мәсьәләдә басым ясала, дип әйтү – хәлләрне күпертү булыр иде”, диде комиссия вәкиле.

Иртәгә Ирландия бурычлары турында сөйләшер өчен Брюссельдә Европа Берлегенең финанс министрлары җыела.
XS
SM
MD
LG