Accessibility links

Кайнар хәбәр

Менделеев халкы яңа корылмага шикләнеп карый


Менделеевта минераль ашламалар җитештерүче яңа корылманы төзү турындагы килешүнең имзалануы җирле халыкның әйләнә-тирә мохит турындагы борчуларын арттырды.

Менделеевта булган ике химик ширкәткә өстәп, тагын бер зур корылма төзү башлануы турындагы хәбәр җирле халыкны битараф калдырмады. Эш урыннары өчен сөенеч һәм шәһәрнең киләчәгенә өмет белән бергә, әйләнә-тирә мохиткә зур зыян килү мөмкинлеге турында борчулар да артты.

13 ноябрь көнне Япониянең Йокоһама шәһәрендә, Менделеевта аммиак һәм метанол җитештерүче зур корылма төзи башлау турындагы өчьяклы килешү имзаланды. Аңа Япония ягыннан "Mitsubishi Heavy Industries", "Sojitz Corporation" ширкәтләре, Кытайдан "China National Chemical Engineering" ширкәте һәм Русия исеменнән, Татарстанның Менделеев шәһәрендә урнашкан “Аммоний” ширкәте вәкилләре кул куйды.

2015 елда сафка басарга тиешле Менделеевтагы яңа корылма Татарстанның минераль ашламаларга булган ихтыяҗын каплар һәм каучук җитештерү өчен чимал биреп торыр, дип көтелә. Проектка караганда, ул Русиядә икенче шундый зур аммиак җитештерүче ширкәткә әверелергә тиеш. Мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, җитештерүне елына 700 меңнән артык тонна аммиак, 230 мең тонна метанол чыгаруга кадәр үстерергә җыеналар.

Бу төзелешкә 2008 елда ук нигез салынган иде. Әмма проект әлегә кадәр тормышка ашырылмады. Хәзер Япониядә имзаланган контракт нигезендә төзелешнең чыннан башлануы турында әйтергә нигез бар. Проектны тулысынча чит ил белгечләре алып барачак.

Япония ширкәтләре проектлау, җиһазлар алу һәм китертү белән шөгыльләнә, төп төзелеш эшләрен Кытай дәүләт ширкәте алып бара, Япония һәм Русия банклары кредитлар бирә. Бу Русиядә соңгы 20 елда нигездән алып җитештерүгә кадәр корылган беренче шундый проект булачак, дип яза матбугат.

Проектның кәгазьдә генә булуы сәбәпле, аның әйләнә-тирә мохиткә нинди тәэсир ясаячагын әлегә белеп булмый. Әмма яңа химик корылма башында торучы "Аммоний" ширкәтенең Казан бүлегендә беренчел проектның "Роспотребнадзор" оешмасы тарафыннан үткәргән экологик экспертизаны уңышлы үтуен хәбәр иттеләр. "Яңа корылма әйләнә-тирә мохиткә бернинди куркыныч тудырмаячак", дип белдерде "Азатлык"ка ширкәт вәкиле.

Әмма җирле халыкта барыбер курку бар. "Түрәләр әйткәнчә булса ярый да, ә булмаса ни эшләрбез?" дип әйтүчеләр бар. Бигрәк тә төзелешне Кытай ширкәте алып баруын белгәч, аның сыйфатлы төзелүенә шикләр тагы да үсеп китте. Халык, Кытай тауарларының никадәр сыйфатлы икәнен беләбез инде, ди.

Менделеевта инде болай да ике химия ширкәте бар. Халык һавада ис бар дип зарлана. Ашламалар җитештерүче “МенделеевскАзот” ширкәте үзенең экологик програмнары турында әйтеп килсә дә, кешеләрнең күңеле тыныч түгел. Халык арасында ширкәтнең шар рәвешендәге бер җитештерү корылмасы шартлар да, агу бөтен шәһәргә таралыр дигән курку яши.

Әле 4-5 ел элек "Менделеевсказот" ширкәтендә булган шартлау да онытылмаган. Ул вакытта кешеләр зыян күргән иде. Аннан башка да инде күптән салынган Карпов исемендәге химия ширкәте дә эшләп тора.

Бу шартларда яңа зур корылманың төзелә башлавы болай да куркуда яшәгән халыкның борчуын тагын да арттырды. Әмма алар агулануга караганда, сүз әйтүдән күбрәк курка булып чыкты. Шәһәрдәге проблемнар турында, Коммунистлар фиркасе вәкиле, пенсионер Нурия апа Дюжакина гына сөйләргә ризалашты.

Ул: "Без башта яшьләргә эш урыннары булыр дип уйлаган идек, әмма хәзер беренче чиратта аның әйләнә-тирә мохиткә нинди тәэсир ясау мәсьәләсе борчый. Шәһәрдәге ике корылма болай да экологиягә зыян сала, бездә суның сыйфаты да бөтен таләпләргә туры килми, бакчаларда яшелчәләр рәтләп үсми, бик иртә саргая. Һавадан да ис килә. Бу яңа корылмадан яхшылык көтмибез", диде.

Коммунистлар фиркасенең Менделеев бүлеге вәкиле Нурия апа, халык яңа төзелешкә каршы булган очракта да, ачыктан-ачык фикерләрен белдерергә урамга чыкмаячак, дип саный. Чөнки, беренчедән, халык курка, икенчедән, чыгарга кеше дә юк. Менделеевта яшьләр калмый, зуррак шәһәрләргә китә, карт кешеләрдә каршылык белдерү кайгысы түгел, ди ул.

Менделеев шәһәренең интернет-сәхифәcе форумында утыручы кайбер кешеләр, яңа корылма турындагы хәбәр астында фикерләрен белдергән. Алар эш урыннары булыр, шәһәребез үсеп китәр дип сөенсә дә, химия корылмасыннан куркулары турында да язып киткән.
XS
SM
MD
LG