Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов хакимияткә килгәннән соң, инде шактый түрә урыныннан бушатылды.

Әле күптән түгел генә республиканың сәламәтлек саклау министры Андрей Евсюков урыныннан бушатылган иде.

Аннан соң хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ринат Тимербаев вазыйфасыннан алынды. Ул гына да түгел, аңа җинаять эше дә ачылды. Ринат Тимербаев Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов тарафыннан министр итеп билгеләнгән кеше. Ләкин аның башына элекке эшчәнлеге нәтиҗәсе җитте. Эш шунда, аңа кадәр ул мәгариф министры урынбасары булып эшләгән иде. Шул вазыйфасында эшләгәндә Ринат әфәнде бер төзелеш ширкате җитәкчесеннән ришвәт алган. Дуван районының Ярославка авылында мәктәп төзүне аукционсыз гына рөхсәт иткәне өчен аңа “Lexus” машинасы биргәннәр. Ул машина аның хатыны исеменә теркәлгән.

Район хакимияте башлары да вазыйфадан читләштерелә. Башкаланың Уфа районы хакимияте башлыгы Владимир Незнанов вазыйфасыннан алынды.

Шулай да иң яңгыравыклысы булып Иглин районы хакимияте башлыгы Рәшит Исхаковның бушатылуы кала. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Иглингә тикшерү белән килгән республиканың контроль-хисап пулаты хезмәткәрләрен район хакимияте хезмәткәрләре бинага үткәрмәгәннәр. Ләкин каршылыклар тәмамланган, шул арада хакимият хезмәткәрләре компьютерлардагы мәгълүматларны сөрткәннәр, компьютерның хәтере сакланган җайланмаларын алып чыгып киткәннәр. Тикшерүчеләр эш башлау белән, көтмәгәндә хакимият түрәләре авырый башлаган. Инде ун кешене гипертония кризисы дигән диагноз белән хастаханәгә салганнар.

“Иглин районы хакимияте үзләрен яклату өчен җәмәгатьчелекнең ризасызлыгын оештырырга, шул исәптән башкорт милли оешмаларын да җәлеп итәргә тырыша”, дип ирештерде башкорт яшьләренең “Күк бүре” оешмасы җитәкчесе Азат Сәлмәнов.

Ирек Агишев
“Күк бүре” бу уңайдан башкорт халкына махсус мөрәҗәгать белән дә чыкты. Анда шундый юллар бар: “Без дәүләт хезмәткәре статусына туры килмәгән, халыкка хезмәт итмәгән кешеләрнең коррупция уңаеннан тарткалашларына милли хәрәкәтне катнаштыруга юл куймаячакбыз. “Күк бүре” сәяси уеннарда республиканың яңа җитәкчелеген дискредитацияләүдә катнашмаячак!”

Башкорт мәгарифен яклау оешмасы рәисе Ирек Агишев исә мәгариф министры Зиннәт Аллаяровны да коррупциядә бәйле дип исәпли һәм урыныннан алуны күтәрә: “Зиннәт Аллаяров коррупциядә гаепләнде, ләкин һаман да булса урыныннан алынмый. Башкорт җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре аны урыныннан бушатуны таләп итә”, диде Ирек Агишев.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG