Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан журналистлары хокуклары өчен көрәшә


Журналистлар пикет үткәрә, Уфа, 13 ноябрь 2010
Журналистлар пикет үткәрә, Уфа, 13 ноябрь 2010

13 ноябрьдә Уфада бер төркем бәйсез журналистлар үзләренең хокукларын яклап пикет үткәрде.

Республика прокуратурасы һәм иминлек хезмәте утырган бина каршындагы Феликс Дзержинский һәйкәле янында пикет узды. Анда дистәдән артык кеше катнашты. Каршылык чарасында катнашучылар журналистлар хокукын яклап чыккан.

“Журналистларны үтерәләр, журналистларны кыйныйлар. Менә мине өч тапкыр милиция һәм махсус тәгаенләнешле төркем хезмәткәрләре кыйнады. Мин тукмалуларны үз башымнан үткәргән кеше. Урамга чыгуыбызның максаты – журналистларның хокукын яклау. Без бу уңайдан Русия президентына махсус мөрәҗәгать күндерергә булдык. Анда журналистларны яклаган канун кабул итү күтәрелә”, диде “Башкортстан коммунисты” гәзите мөхәррире Мадриль Гафуров.

Мадриль Гафуров Башкортстанның бүгенге президенты Рөстәм Хәмитов белән таныш икәнлеген әйтеп, кайчандыр бергә депутат булуларын да искә төшерде: “Ул элек яхшы гына егет иде. Хәзер бик аңлап бетмим. Бер яктан каты тоткан кебек, шул ук вакытта күбрәк сөйли. Ә элекке команда башбаштаклыгын дәвам итә, чөнки президент әле һаман алар белән эшли. Элек коррупциягә чумган кешеләрнең бүген килеп ул акчаларын кулларыннан ычкындырырга җыенуларына ышанмыйм. Шуңа көрәш бик каты барыр дип уйлыйм”, диде ул.
XS
SM
MD
LG