Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кол-Шәрифтә бәйрәм намазы укылачак


Казанның Кол-Шәриф мәчетендә иртәгә булачак Корбан гаете намазы һәм бәйрәм вәгазенең “Яңа Гасыр” телевидение каналында күрсәтелүе сәбәпле чаралар бер сәгатькә соңырак, ягъни 8.20дә башланачак.

Татарстанның башка мәчетләрендә исә иртәнге намаз 6.30да укылачак. Мөселманнар кояш чыкканчы вәгазь тыңлаячак. Кояш чыккач бәйрәм намазы укылачак. Гает намазының вакыты 7.40ка билгеләнгән.

Быел Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый Хаҗда булуы сәбәпле Кол-Шәрифтә бәйрәм намазын мәчетнең имам-хатыйбы Рамил Юныс алып барачак.
XS
SM
MD
LG