Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран вәкиле белән очрашу 5 декабрьгә билгеләнде


Иран тышкы эшләр министрлыгы сөйләшүләрдә катнашкан алты ил вәкилләре белән 5 декабрьдә очрашу булачагын раслады.

Бу көнне Европа Берлегенең тышкы сәясәте комиссионеры Кэтрин Эштон тәкъдим иткән иде.

Әмма очрашуның кайда үтәчәге әле билгеләнмәгән. Эштон Вена яки Женевада очрашырга тәкъдим итсә - Тәһран вәкиле сөйләшүләрнең Истанбулда үтүен тели. Иран бу сөйләшүләргә Төркияне дә җәлеп итмәкче.

Иран яңадан көнбатыш дипломатларының үзендә уран баету эшләрен туктату таләпләренә колак салмаячагын, бу эшчәнлеккә тулы хокукы булганын белдерде.
XS
SM
MD
LG