Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада яңа салым канунына каршы урам җыены үтә


Бүген Киев үзәгендә яңа салым кодексының кабул ителүенә каршылык белдереп 30 меңләп эшмәкәр урам җыенын уздыра. Ризасызлык чарасында катнашучылар арта. Украинаның төрле төбәкләреннән тагын 50 меңләп кешенең килеп җитүе көтелә.

Җыенда салым кануны һәм хөкүмәткә каршы шигарьләр күренә, дип хәбәр итә Азатлыкның Киевтагы хәбәрчеләре.

Бүген яңа салым кодексы өлгесе Югары Радада карала. Урам җыенында катнашучылар яңа канун эшкуарларның эшен катлауландырачак, дип белдерде.

Оппозициядәге депутатлар да канунга каршы тавыш бирергә җыена.
XS
SM
MD
LG