Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабер ташларын вакыт җимерә


Татарстан һәм Оренбурдан кала, башка төбәкләрдә татар кабер ташлары өйрәнелмәгән. Фәнни эзләнүләр уздырырга акча җитми.

Галим, тарих институты хезмәткәре Рәшит Галләм, тарихчы Җәмил Мөхәммәтшин, аспирант Ленар Кушаев Сембер өлкәсендә (Кузнец-Хвалынски төбәгендә) сакланган кабер ташларын өйрәнеп кайтты. Моңарчы бу ташлар тикшерелмәгән була. Киләсе елда Рәшит Галләм Пенза өлкәсендәге татар авыллары зиратларындагы кабер ташларын барлап кайтырга җыена. Аның фикеренчә, Татарстан һәм Оренбур өлкәсеннән кала, Русиядә татарларга бәйле кабер ташларына игътибар җитеп бетми.

Галимнәр Сембернең 22 татар авылында була


Тарихчылар Сембер өлкәсенә беренче тапкыр фәнни экспедициягә 2009 елның җәендә бара. Бу елның октябрь аенда тагын Сембердәге кабер ташларын барлап кайталар. Рәшит Галләм сүзләренчә, алар Сембернең Николаевски, Иске Кулаткы, Павловка районындагы 22 авылда була. Барлыгы 70тән артык кабер ташы белән таныша. Кабер ташлары XIX-XX гасыр башына карый.


“Бу яклар бик начар өйрәнелгән. Хәтта бу төбәктә, татарлар кабер ташлары куймаган, дигән гыйбарәләр дә яшәп килде”, ди Рәшит Галләм. Кабер ташларына, андагы язуларга караганда, Идел-Урал татарларының элек-электән бер мәдәният һәм тел даирәсендә яшәве аңлашыла.

“Иске зиратта көтү йөри”

Рәшит Галләм сөйләвенчә, Татарстанда кабер ташларын, иске зиратларны кадерләп саклыйлар. Әмма Сембер өлкәсендә моңа игътибар җитеп бетми.

“Сембер өлкәсендәге Николаевски районы Сайман (төрки кабилә исеме) авылының иске зиратында сарык көтүе йөргәнен күрдек. Авыл мулласы көтүне зиратка кермәскә үгетләсә дә, аны тыңламыйлар. Ул зиратта ташлар чәчелеп ята, язуы сакланган таш та тапмадык”, ди Рәшит Галләм.

Төбәкләрне өйрәнергә кирәк

Татарстан җирендә сакланган кабер ташлары инде шактый өйрәнелгән. Әмма монда да табылдыклар килеп чыга. Әмма чит төбәкләрне ныклап өйрәнергә кирәк. Рәшит Галләм Пенза өлкәсенең Биги авылында татар кабер ташларының югары үрнәкләре барлыгын әйтә. Шуңа киләчәктә Пенза ягын өйрәнергә җыена.
Рәшит Галләм
"Биги авылында яшел мәрмәргә чукып язылган 16 кабер ташы табылды. Бу авыл зираты үзенең затлылыгы белән аерылып тора”, ди тарихчы Галләм.

Әмма хәзер кабер ташлары җимерелеп, юкка чыгып беткәнче, аларны тикшерү ягын карарга кирәк. Кабер ташларын кеше генә түгел, вакыт җимерә, ди ул.

“Бүген фәнни тикшеренү уздыру мөмкинлеге чамалы, акча юк. Аннан экспедицияләр оештыру инде кирәкми, тарих сөйләрлек кешеләр үлеп бетте, дигән сүзләр дә йөри. Юк, татар тарихын белгән кешеләр бар әле”, ди Рәшит Галләм.

Шушы көннәрдә тарихчы Рәшит Галләмгә 50 яшь тулды Ул 1960 елда Пермь өлкәсе Кизел шәһәрендә туа, Татарстанда тәрбияләнә. Бүген ул Идел буеның урта гасырлар тарихы юнәлешендә әйдәп баручы белгеч булып танылды.
XS
SM
MD
LG