Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:18

Бутның АКШка җибәрелүе Русиянең ачуын чыгарды


Рөхсәтсез корал сатуда гаепләнгән Русия эшкуары Виктор Бут Таиландтан АКШка җибәрелде. Русия моны “канунсыз” дип атады. Бутка гомерлек төрмә яный.

Русияле Виктор Бутның исеме беренче тапкыр әле моннан 10 ел элек БМО хисабында яңгырады. “Кораллар бароны” дип йөртелгән әлеге кеше канунсыз корал сатуда шикләнелде. Хисапта Бут җитәкләгән төркемнең Көньяк Африкада, Ангола, Конго, Либерия һәм башка сугышчыларны канунсыз корал белән тәэмин итүе ассызыкланды.

Виктор Бут 2008 елның мартында Таиландта кулга алынды. Бүген Таиланд рәсмиләре аны очкычка утыртып АКШка юллады.

Ике ел Русия Бутны үзенә кайтарыр өчен тырышты. Бүген эшмәкәрнең АКШка тапшырылуына Русия тышкы эшләр министрлыгы ачулы белдерү белән җавап бирде.

Русия Таиландны АКШ басымына бирешүдә гаепләде һәм карарның бик тиз вакыт эчендә кабул ителүе сораулар тудыра, диде.

Ире өчен хатыны җавап бирә

Элекке совет хәрби һава көчләрендә хезмәт иткән 43 яшьлек “үлем сатучы” Бут үзе гаепләүләрне кире кага. Аның хатыны Алла Русия телевидениесендә чыгыш ясап, иренең АКШка тапшыру карарын “сәяси” дип атады.

Алла ирен АКШ күзләвеннән яклауны сорап Таиланд премьер-министры Абхисит Ветчачивага мөрәҗәгать иткән булган. Ачык хатта ул иренең Талибанга корал сатмаганын һәм Талибан белән элемтәдә торуда гаепләүнең нигезсез булганын язган.

Виктор Бутның хатыны Алла
“1995 елда Әфганстанда тотык итеп алынган Ил-76 очкычы Татарстанда теркәлгән “Аэростан” ширкәте милке иде. Бут бу очкыч һәм очучыларны ул чактагы Әфганстан хөкүмәте белән килешү нигезендә анда йөк китерер өчен алып торды. Талиблар Русия очкычын тотык итеп алганнан соң, Виктор Бут Кандаһарга дипломатлар белән бергә 7 тапкыр барып кайтты. Тотыкларны азат итү турында Талибан белән сөйләшеп булмагач, аларның качуы турында карар кабул ителде. Бу качуны Виктор Бут оештырды һәм финанслады”, диелгән аның хатыны Алланың ачык хатында.

Журналистлар Дуглас Фар һәм Стефан Браун “Үлем сатучы” исемле китапта Виктор Бут тотыкларны азат итү чарасыннан соң, Талибан белән килешү төзеп, аларга корал сатып яткан, дип язып чыккан иде. Бутның хатыны моны кире какты.

АКШ Виктор Бутны Колумбия гыйсьянчылары һәм АКШта террорчылар исемлегенә кергән башка төркемнәргә корал сатуда гаепли. Гаепләүләр нигезле дип табылса, аңа гомерлек төрмә җәзасы яный.

XS
SM
MD
LG