Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:41

Сембер өлкәсе башлыгы Сергей Морозов өлкә мөселманнарын Корбан бәйрәме белән тәбрикләде.

Тәбрикнамәдә шундый сүзләр бар: “Бу бәйрәм тынычлык шартларында яшәү, изгелекләр кылу, якыннарны һәм мохтаҗлар турында кайгырту символы булып тора. Өлкәдә яшәүче барча халыклар да, нинди дин тотуларына карамастан, бу якты бәйрәмне шатланып уртаклаша. Халыклар арасында дуслык һәм үзара ихтирам киләчәктә дә үз җиребездә иминлек һәм яхшы тормышны саклап калырга ярдәм итәчәк.”

“Өмет” гәзитендә шулай ук өлкә үзәгендә параллель рәвештә эшләп килүче ике мөфтиебез дә үз тәбрикнамәләре белән чыкты.

Өлкә үзәге мәхәлләләре тарафыннан танылган мөфти Мөхәммәт хәзрәт Байбиковның тәбрикнамәсе Корбан чалуның һәм “Хак Тәгаләгә якын булу” дигән гыйбарәне аңлатуга багышланган. Шулай ук үзара мәрхәмәтлек, гаделлек, ярдәмчеллек, пакълык, юмартлык кебек сыйфатларны ныгытуга өндәүдән гыйбарәт.

Сәүбән хәзрәт Сөләйманов “Раббымызның рәхмәтенә ирешеп, гаиләләребезгә иминлек, мәхәлләләр арасында татулык” теләүгә басым ясый.

“Өмет” гәзите шулай ук Тәлгать хәзрәт Таҗетдинның да Корбан бәйрәме турында күләмле генә язмасын биргән. Язма менә ничек тәмалана:

“Мәрхәмәт-шәфкать Иясе Раббым Аллаһ, бер-беребезнең кадерен белеп, дуслык һәм татулыкта, изгелек һәм шәфкатьтә генә узышып, газиз Ватаныбызда яшәүне әйләсен иде. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә күңелләребез вә гаиләләребезгә, мәхәллә-мәчетләребезгә, авыл һәм шәһәрләребезгә, газиз Ватаныбызга тынычлык һәм бәрәкәт насыйп әйләсен! Корбан гаете җөмләбезгә мөбарәк булсын! Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!”

Өлкә үзәгенең Тимерьюл районы мәчетендә узган Корбан гаетенә халык бик күп җыелган иде. Намаз залына сыймаганнар алгы бүлмәдә басып булса да гыйбадәт кылдылар. Имам-хатиб Рафикъ хәзрәт Алиәкбәрев моңа бик тә канәгать:

“Шушы олуг шатлыклы бәйрәмебез белән һәммәбезне дә тәбриклим. Шатлыгыбыз зур: елдан-ел мәчеткә йөрүче халык саны күбәя бара, намазларыбыз үтәлә, Аллага шөкер. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә җыелып, намазларыбызны укырга, шат яшәргә насыйп кылсын.”

Район башлыгы урынбасары Александр Витов та тәбрик сүзе тотты. Ул бүләк сыйфатында чәк-чәк тә алып килгән иде.

“Бу бәйрәмнең бөек идея-максатлары бар. Иң мөһиме: алар үзара аңлашып яшәүгә нигезләнгәннәр. Без кайчакта төрле дә булабыз. Ләкин барчабызны да татулык, дуслык берләштерә”, диде Александр Витов.

Корбан гаетенә җыелган халык күтәренке рухта таралышты.


Берничә кыска хәбәр

Киләсе ел башыннан “Өмет” гәзитенең күләме артачак: моңа кадәр 8 сәхифә белән чыгып килүче басма 12 сәхифәле булачак.

* * * *

Казанда “Татарлар. Милли мәдәният” дигән диск чыгуы турында хәбәр булган иде. Татарлар турында күпкырлы мәгълүматлар тупланмасы булган бу дискның Сембергә дә килеп җитүе көтелә.

* * * *

Милиция көне уңаеннан өлкә башлыгы Сергей Морозов иминлек сагында аеруча казанышларга ирешкән хезмәткәрләрне билгеләп үтте. Алар арасында милләттәшләребез дә байтак: милиция майоры Рамай Сәйфетдиновкә “Ватан алдандагы казанышлары өчен” беренче дәрәҗә ордены тапшырылды. Подполковник Эльмир Гыйльфановка өлкә башлыгының мактау грамотасы. Милиция прапорщигы Радомир Кудашев, лейтенант Руслан Юнушев һәм өлкән лейтенант Рафаэль Хәмидуллов губернаторның рәхмәт хатына лаек булдылар.

* * * *

Халкыбызның горурлыгы – Мәскәүдәге “Спартак” һәм СССРның җыелма такымының танылган капкачысы, атказанган спорт мастеры, Европаның вице-чемпионы, Олимпиаданың бронза призеры, яшүсмерләр арасында дөнья чемпоны Вәгыйз Һидиятуллин Сембердә булып китте. Килүенең максаты – Русия беренчелегенең быелгы соңгы бәйгесен күзәтү. Сембер спортчыларының “Труд” стадионында җирле “Волга” такымы Киров шәһәренең “Динамо”сы белән “мөнәсәбәтләр ачыклады. Бәйге 1:0 исәбенә семберлеләр файдасына тәмамланды.

* * * *

Идел елгасының тирәнлеге инде ике ай буе кими. Әлегә тотрыклылыкны азмы-күпме җир асты су чыганаклары саклап килә икән. Галимнәр ландшафт үзгәрешләре дә булу ихтималын фаразлый.

XS
SM
MD
LG