Accessibility links

Кайнар хәбәр

Vkontakte кулланучысы хөкем ителде


Самарда 21 яшьлек бер егет интернеттагы Vkontakte социаль челтәрендә расистик төркем оештыруда гаепләнеп, бер еллык шартлы җәзага хөкем ителде.

Әлеге мәхкәмә карары кайбер белгечләрдә илдәге экстремизмга каршы кырыс канунның социаль челтәргә карата кулланыла алуы турында сораулар уятты.

Киңкүләм мәгълүмат чаралары белгечләре, бу канун рәсми рәвештә киңкүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлмәгән сәхифәгә карата кулланылырга тиеш түгел, дигән фикер белдерде. Прокуратура исә, кулланыла ала, чөнки канун җәмәгатьчелек алдында белдерелгән фикергә карата да гамәлгә ашырылырга тиеш, ди.

Самарда яшәүче Артем Гниломедов былтыр “Мин урыс һәм мин Русиядәге каралардан гарык!” исемле төркем оештырган булган.

Мәхкәмәдә Гниломедов үз гаебен танып, бу гамәлен Төньяк Кавказ һәм Үзәк Азия кешеләренә карата шәхси нәфрәт хисләре кичерүе белән аңлатты.

Җинаять кодексының 282-нче матдәсе милләт, раса, дингә карап кешеләргә карата нәфрәт таратуны һәм кешелек абруен түбәнсетүне тыя. Бу канунны бозучылар биш елга кадәр иректән мәхрүм ителергә дә мөмкин.

Канунда аның җәмәгатьчелек алдындагы яки киңкүләм мәгълумат чараларындагы чыгышларга, белдерүләргә каравы әйтелә. Белгечләр Гниломедовка карата чыгарылган карар мәхкамәнең Vkontakteны киңкүләм мәгълумат чарасы буларак таныганлыгын аңлата ди.

Vkontakte вәкиле Владислав Цыплюхин да, сәхифәнең киңкүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлмәгәнлеген искә алып, мәхкәмә карарына гаҗәпләнү белдерде.

Самар прокуроры Денис Лазарев исә, Gazeta.ru сәхифәсенә бу карар интернеттагы социаль челтәрләрнең медиа буларак танылуын аңлатмый, бары тик бу очракта Гниломедовның гамәле җәмәгатьчелек алдындагы белдерү буларак карала, диде.

2009 елда Архангельский мәхкәмәсе бер җирле студентны интернетта расистик эчтәлектәге сәхифә ачкан өчен 150 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән иде.

Шул ук елның маенда Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов интернет аша тараткан язмалары өчен шул ук 282-нче матдән нигезендә ел ярымга шартлы рәвештә хөкем ителде.
XS
SM
MD
LG