Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:48

Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев фикеренчә, Русиядә халыкларны телләреннән, гореф-гадәтләреннән, диннәреннән биздерү төрле ысуллар белән бүген дә дәвам итә.

“Аяныч юбилей инде. Иң зур фаҗиганең башына 270 ел булды. 1740 елның 11 сентябрендә Анна Иоанновна дигән патшабикә махсус фәрман имзалый”, ди Ислаев.

Ислаев әйтүенчә, ул чакларда патша имзалаган фәрманнар санаулы гына булган. Шуңа күрә аларны “именной” дип атаганнар.

“Бу фәрман Русия империясендәге христиан булмаган халыкларны христиан диненә күчерү турында. Моңа кадәр дә христианлаштыру сәясәте алып барылган. Казан ханлыгын яулап алгач, махсус сәясәт алып барган. Бу сәясәтнең нигезендә яңа кушылган халыкларны Русия империясенә интеграцияләү ята. Алар кушылганнар, урыслар белән тәңгәл яшәргә тиеш, дип аңлаганнар. Яшәү рәвеше һәм дине урысныкы шикелле үк булырга тиеш дигәннәр.

Бер империя, бер дин һәм бер патша. Бу хәл Явыз Иван заманыннан 1917 елгы инкыйлабка кадәр дәвам итә. Ә кайтавазы хәзерге көнгә кадәр бара. Чөнки бүген дә Русиянең күп кенә идеологлары илдә бер генә президент булырга тиеш, дип белдерә. Һәм шул ук вакытта бер генә дин иң зур дин булырга тиеш. Ул – христиан дине, диләр. Әллә кайчан башланган сәясәт бүгенгә кадәр саклана”, ди Ислаев.

Телевизорда да күпчелек христианнар гына


Галим мәгълүмат чараларын искә алды. Телевизорны ачып җибәрсәң, Русия патриархының чыгыш ясамаган көне сирәк булуны сөйләде. Ислаев әйтүенчә, 270 ел элек имзаланган фәрман әлегә кадәр үзенең рәсми көчен югалтмаган. Беркем дә әлегә кадәр фәрманның көче бетүен танымаган икән.

“Православ дине дәүләт дәрәҗәсендә була. Әмма февраль инкыйлабыннан соң ул бетерелә. Хәзер аны яңадан дәүләт дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк дигән кешеләр шактый. 1740 елда чыккан фәрман һаман да үз көчендә һәм аннан файдаланалар дип әйтсәк, дөрес буладыр дип уйлыйм”, ди Ислаев.

Казан тирәсеннән башланган сәясәт


Галим фикеренчә, әлеге фәрманның нигезе хәзерге Татарстан җирендә әзерләнгән.

“1731 елның 23 августында синод фәрманы нигезендә Зөя монастыренда “Новокрещенская контора” (чукындыру оешмасы) төзелә. Аның җитәкчесе итеп Алексей Раифский дигән монах куела. Ул – чирмешләр арасында христиан динен тарату белән дан казанган кеше. Мари авылларында чиркәүләр салган, һәм берничә мең мари аның ярдәмендә христиан диненә күчкән, дигән документлар сакланган.

Алексей Раифский Зөядәге иң зур монастырь җитәкчесе дә, конторага да җитәкчелек итә. Башка халыкларны христиан диненә күчерү өчен булдырылган бу махсус оешмада түрәләр һәм миссионерлар була.

Махсус контора булдырылгач, христианлаштыру көчәя. Моны статистика да раслый. Элегрәк тә христиан диненә күчкән мәҗүсиләр, мөселманнар булгалаган. Алар елына 100ләп булган. Ә контора эшли башлагач, христиан диненә күчүчеләр саны шактый күбәя. 200, 300, 500ләп кеше күчкән еллар да бар. Бу да күп түгел.

1738 елда “Новокрещенская контора”ның җитәкчесе итеп Мәскәүдән бик гайрәтле Дмитрий Сеченов дигән кешене куялар. Ул Мәскәүдә руханилар академиясенең укытучысы булып эшләгән. Идел буе төбәгендә күпләп чукындыруны оештыра. Менә шушы кешенең тәкъдиме белән Анна Иоанновна фәрманга кул куя. Ә фәрманны Дмитрий Сеченов әзерли”, ди Ислаев.

Галим әйтүенчә, Анна Иоанновна имзалаган фәрманны Сеченов үзе генә әзерләмәгән. Аңа 1738 елда Казанга епархиянең җитәкчесе итеп куелган Лука Канашевич булыша. Канашевич Киевта белем ала. Казанга килгәч, Сеченев белән икесе христианлаштыруны оештыру фикерләрен кәгазьгә төшерәләр.

Хәтта киендергәннәр дә...

“Ул фәрман бик зур, 23 кисәктән тора. Хәзер язылса, аны програм дип атарлар иде. Христианлаштыруның бөтен яклары: нәрсәдән башлау һәм нәрсә белән бетерү дә каралган. Биредә көчләп чукындыру турында бер генә сүз дә юк. Христианлаштыру “Новокрещенская контора” га тапшырылган.

Иң беренче, христиан динен кабул иткән кеше 3 ел буена салым түләми. Икенчесе, рекрутлыктан азат ителә.

Татарларны һәм башка халыкларны рекрут итеп алу Петр патша заманында гына кертелә. Һәм татар кешесе өчен искиткеч авыр вазифа була. Кешене мәңгелеккә армиягә алганнар. Һәм ул аннан әйләнеп кайтмаган. Рекрут итеп тамгаланган кеше аннан азат ителү өчен чукынырга тырышкан. Статистика шуны күрсәтә, татарлар арасында христиан дине кабул иткән хатын-кызлар күпкә әз.

Төрмәгә утырганнарны христиан диненә күчсә, азат иткәннәр. Бу ничек көчләүме, әллә көчләү түгелме? Кешедән бурычка алып аны кайтара алмаганнарны да христиан диненә күчсә, дәүләт аны гаепсез дип санаган.

Өскә кием дә биргәннәр. Чөнки элек мөселманча киенеп йөргән кеше чукынгач мөселманча киенә алмый, шуңа аны киендергәннәр.

50 тиеннән 1 сум 50 тиенгә кадәр премия дә биргәннәр. 1 сум 50 тиенгә ул вакытларда бозау сатып алып булган. Стимул монда бик әйбәт эшләнгән”, ди Ислаев.

Түзә алмыйча Ык буйларына киткәннәр


Документларда, Ислаев сүзләренчә, татар авылларын ничек чукындырганнары да сакланып калган.

Пенза якларында булган хәлне искә алды ул. Авылга солдатлар килеп төшкән, алар арасында поп та булган. Шушы фәрманны укып чыккач, татарларга, сез чукынырга тиеш, дип белдергәннәр. Нишләп халык чукынмый дип, авыл башлыгын, сотникны кыйнаганнар. Халык моңа түзеп тора алмыйча, чукындыручыларның үзләренә ташланган. Һәм күпмедер вакыттан соң авылга гаскәр килеп төшә. Халык Ык буйларына барып урнашырга мәҗбүр була.

Асылда чукындыру сәясәтенең ысуллары бер булган, ди галим. Татарлар бирешмәгән. 1742 елда махсус ике фәрман чыга. Алар мәчетләрне җимереп ату турында була. Төрле төбәкләрдәге чукындыручылар үзара ярыша да башлаган. Кемдә күбрәк халык чукындырыла дип. Казан өязендә генә 596 мәчетнең 418 җимерелә.

Галим фикеренчә, моннан 270 ел элек рәсмиләшкән бер милләт ясау сәясәте, төрле диннәргә үсәргә киртә салу төрле ысуллар белән һаман да дәвам итә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG