Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:25

Гуантанамо тоткыннары Британия хөкүмәтен мәхкәмәгә бирде


Британия мәгълүмат чаралары хөкүмәтнең Гуантанамоның элекке тоткыннарына миллионлаган фунт стерлинг түләргә мәҗбүр калу ихтималы турында хәбәр итте.

Гуантанамода гаепсез тотылган Британия ватандашлары һәм илдә яшәү хокукына ия булган тоткыннар хөкүмәтне төрмәдәге азаплаулар турында белеп бер нинди чаралар күрмәүдә гаепли.

Бүген парламентта бу эш турында махсус тыңлаулар үтә.

АКШ җире саналган Гуантанамо базасында тоткыннарга карата мөгамәлә турында Британия хөкүмәтенең ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуын тикшерер өчен бәйсез комиссия төзелер, дип фаразлана.

XS
SM
MD
LG