Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федераллар Русияне яңача бүлгәләргә әзерләнә


Модернизация шаукымы астында Мәскәү үзенең иң газиз теләген тормышка ашырырга алынмакчы – федераллар Русиянең яңа административ бүленешен әзерләп ятуы хакында хәбәр чыгарды. Әмма бу теләк берүк вакытта чынга ашыру ягыннан караганда иң авыры да булып тора.

Киләчәктә Русия халкы хәзерге төсле 83 аерым регионда түгел, ә 20 эре индустриал мега-үзәк тирәсенә тупланып яшәргә мөмкин. “Ведомости” басмасы язуына караганда, Русия президенты идарәсендә илнең административ бүленешен камилләштерү эшен башлап җибәргәннәр, анда илне киләчәктә нәкъ менә шундый 20 агломерациягә бүленгән рәвештә күрәләр.

Шушы әзерлекләр турында хәбәр әлегә имеш-мимеш рәвешендә генә чыкты, ләкин “Ведомости” газеты абруйлы басмалардан санала һәм андагы мәгълүматны һичшиксез җәмәгатьчелекне радикал үзгәрешләргә әзерли башлау йөзеннән чыгарулары бик ихтимал. Җитмәсә, газета үзе бу хакта хөкүмәттәге өч түрә белән сөйләшүен әйтә, аларның барысы да федералларда чыннан да андый планнар булуын раслаган.

Мәскәү кирмәненең татлы хыялы

Русиядәге үзәк хакимиятнең территорияләр белән идарә итү тәртибен үзгәртергә теләве яңалык түгел. Мәскәүдәге урыс элитасы беренче чиратта милли республикалардан котылырга теләр иде. Бу президент Путин чорында ачыктан-ачык күренә башлады – сайлануга ул конституциядә бөтенләй каралмаган җиде федерал бүлге төзеп куйды, соңрак төбәкләрнең җитәкчеләрен сайлап куюны бетерде, аннан инде кайбер урыннарда берләштерүне дә гамәлгә куя башлады: Камчаткада коряк милли бүлгесен юкка чыгарды, коми-пермәкләрне чеп-чи урыс өлкәсе Пермьгә кушып куйды, Иркутски өлкәсендәге бурәт милли бүлгесен бетерде.

Президент Медведев Путиннең шушы неоимпериал сәясәтен дәвам гына итте. Урыс хөкүмәтенең Русиядә “бер телле, бер милләтле, бер чиркәүле” дәүләт коруны максат итеп куюы ачыктан-ачык бәян ителмәсә дә, чынбарлыктагы гамәлләр шул юнәлештә бара. Федерал хакимият моны инде әллә ни яшерми дә.

“Ведомости” басмасында дөнья күргән план шушы сәясәтнең символик чагылышы. Хәзер инде сүз милли телләрне, әлифбаларны, мәгарифне, президент вазыйфаларын бетерү турында гына бармый. Төп максат – үзен урынсызга федерация дип атаган Русиянең милли дәүләтчелекләрен тәмам юкка чыгару. Федераллар Русиядәге миллилекне дәүләт өчен төп янау буларак кабул итә. Һәм миллилеккә каршы үзенчә уңышлы гына көрәшә. Шул исәптән, илгә яңа административ бүленеш тәкъдим итеп.

Планнар нидән гыйбарәт?
Агломерация (латинча agglomero - кушу) – төрле зурлыктагы торак урыннарының эрерәге тирәсенә укмашып, уртак транспорт, мәдәни, икътисади бәйләнешләре булган катлаулы, ләкин бербөтен, динамик комплекска әйләнүе.

Русия халкы киләчәктә күпләп таварлар җитештерелгән, капитал тупланган, хезмәт урыннары булган зур шәһәрләр тирәсендә укмашып яшәргә тиеш булачак. Ул шәһәрләр үзләре дә зураеп, якын тирәдәге вагракларын йотып, читтәрәк калганнары белән уртак җәмәгать транспорты челтәрен корып яшиячәк. Бу агломерацияләрдә сәүдә, мәгариф һәм мәдәни киңлек тә уртак булачак.

Русиядә андый мега-үзәк инде бар дияргә була – ул Мәскәү үзе. Халык саны ягыннан да, үзендә тупланган байлык һәм ресурслар ягыннан да ул тирәсендәге вак шәһәрләрне генә түгел, кайбер өлкәләрне дә үзенә “бәйләп” тора. Анда яшәү рәвеше дә, яшәү дәрәҗәсе дә, хәтта холыклар да илнең башка өлешләрендәгедән нык аерыла.

Татарстанны җайлы гына “Казанский край”га әйләндерү ысулы

Әмма Мәскәү – бер нәрсә, ә менә Казан, йә Уфа – икенче. Алар милли республика башкалалары. Ягъни аларның бүгенге статуслары үз республикаларының кануни кысалары белән чикләнгән. Казан һәм Уфадан мега-үзәк ясау Татарстан һәм Башкортстанның хәзерге кануни статусларын югалтуны аңлата ала.

Казанда инде шактый гына вакыт аңа Яшел Үзәнне кушу, Идел аша яңа күпер салып, Осланны да Казанга кертү планнары турында сөйләшәләр. Кайбер проектларда хәтта Волжски шәһәренә күз салалар. Ләкин ул административ яктан Мари республикасына керә. Татарстанны Ульян, йә Киров өлкәсе белән берләштерү турында да сүзләр йөри.

Казаннан андый мега-үзәк ясау юнәлешендә кайбер гамәли адымнар ясалды да инде – Казан университеты нигезендә былтыр анда Русия президенты фәрманы белән яңа федерал университет булдырылды. Андыйлар Русиядә 8 генә. Моңардан тыш, Татарстан башкаласында миллионнан артык кеше яши, ул мөһим транспорт юлларында урнашкан, фәнни, индустриал потенциалы зур.

“Татарны яклау эшен яңадан башларга туры киләчәк”

Милләт киләчәген кайгыртучылар фикеренчә, моңа бер дә куанасы юк. Казаннан шундый агломерация ясау хәзерге Татарстанның юкка чыгуын аңлатачак, дип кисәтә, мисал өчен, “Иттифак” фиркасе җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмова.

Ул очракта “без элекке Татарстан вакытындагы хокукый актларыбызны югалтабыз, шул исәптән, бәйсезлек турында Декларацияне дә, Конституцияне дә, референдум нәтиҗәләрен дә. Чөнки яңа субъектта элекке нормалар яши алмый”, дип белдерде ул Азатлык радиосына.

Аның сүзләренә караганда, кемдер моның уңай якларын да табарга тырышыр, Казан тирәсенә татарлар яшәгән, әмма әлегә Татарстаннан читтә торган җирләр дә (Мари, Ульян, Чуашстан) кушылыр дип шатланыр. Ләкин сәяси яктан татарга үз милли хокукларын яклауда бар эшне яңадан башларга кирәк булачак, дип кисәтә Бәйрәмова.

Хәзерге вакытта көчсезләнгән милли хәрәкәт өчен бу зур сынау булачак. Татар элитасының зур өлеше Мәскәү хакимияте белән торган саен ныграк коллаборациягә керә барганда, татар хокукларын саклау авыр булачак.

Русиядәге генә түгел, бар дөньядагы тәрәккыят асылда зур үзәкләр тирәсенә укмашу юнәлешендә бара. Башка илләр тәҗрибәсенә карасаң, бу табигый процесс, глобальләшү татарга файдага эшләми. Тик Русиядә моңа әле федерал хөкүмәтнең астыртын сәясәте дә өстәлә - “модернизация”, “дөньядан калышмау” дигән купшы сүзләр астында Мәскәү Русиядәге милли дәүләтчелек формаларыннан котылу эшен, бер телгә, бер дингә генә өстенлек бирү сәясәтен алып бара.
XS
SM
MD
LG