Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:11

Ижауда Корбан гаетенә күп мөселман килде


“Иман нуры” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Газизов

“Иман нуры” мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Газизов

Алдагы еллар белән чагыштырганда, Ижау шәһәре мәчетләрендә үткән Корбан гаетенә быел мөселманнар күп килде.

Җәмигъ мәчете урнашкан Азин урамында хәтта бөкеләр хасил булды. Мәчеткә гаеткә килүчеләрне автобуслар гыйбадәт йорты каршына тукталып төшерде. Югыйсә, тукталыш мәчеттән ике-өч йөз метрлап кына арырак.

Корбанлыклар алырга җитешмәгән мөселманнар гаеттән соң мәчет каршында мал да сайлап ала алды.

Ижау шәһәренең Устинов районында урнашкан “Иман нуры” мәчетендә әлегә мондый мөмкинлекләр юк. Әмма гыйбадәт бинасының шәһәр читендә булуына карамастан, халык күп иде. Мәчетнең беренче катында ир-атлар сафларын тигезләп утырса, икенче катта - хатын-кызлар ягында да буш урыннар юк дәрәҗәсендә иде.

Яхъя хәзрәт Госманов
“Төне буе гаеткә килгән мөселманнарны каршы алырга әзерләндек, мәчеттә чиста, якты, идәндә озак утырып вәгазь тыңлый алмаучылар өчен утыргычлар куйдык”, дип уртаклашты мәчетнең дежур имамы Яхъя хәзрәт Госманов.

“Мәчеткә дин белеме алырга йөрүче апалар иртән-иртүк торып, коймак пешереп, кунакларны сыйларга әзерләнәләр”, диде “Иман нуры” мәчетен төзүне әйдәп баручы Әнисә апа Закирова.

“Иман нуры” мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Газизов өченче ел рәттән гает намазы укуын әйтте. Намазларга һәм бәйрәмнәргә елдан-ел дин тотучыларның күпләп килүенә, аеруча бу мәчеттә урта һәм яшь буын вәкилләренең күп булуына басым ясады Равил хәзрәт.

Равил хәзрәт гает намазыннан соң утызлап дин тотучылар белән бергә корбанлыкка әзерләнгән сыерлар чалырга ашыкты. Хәзрәт янына намаздан соң да корбанлыкка кушылырга теләүчеләр килде.

Быел беренче тапкыр Корбан бәйрәмен шәһәрнең уртасында төзелеп килүче мәчеттә дә билгеләп үттеләр. Мәчеттә эшләүчеләрне төзелешне әйдәп баручылар корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйлады.

XS
SM
MD
LG