Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түгәрәк Аланда да бәйрәм рухы сизелде


Түгәрәк Алан бистәсен якын-тирәдә Круглое Поле буларак кына беләләр. 4 мең чамасы кеше яшәгән, шуның 40%ка якыны татар булган әлеге бистәдә дә Корбан гаете узды.

Чаллыдан 30 чакрымнар еркалыкта Түгәрәк Алан бистәсе бар. Бу бистә моннан бер гасыр чамасы элек тимер юл станциясе буларак төзелә. Совет чорында ул тимер юл министрлыгының Куйбышев бүлеге карамагында була. Аннан соң Чаллы һәм Тукай районнары биләмәләренә күчеп йөри. Бүген биредә Урта Азиядән кайтучылар да, урыслар, алманнар, французлар да, чегәннәр дә яши.

Көндезге намаз вакытында бистә мәчетендә халык әлләни күп түгел иде. Алар арасында берничә малай да булуы, шулардан Салават Мортазинның азан әйтүе кызыксыну уятты.
Сулдан уңга - Ринат Зәдихәнов, Салават Мортазин, Шакир Наилов

Корбан ашына кадәр малайлар Ринат Зәдихәнов, Шакир Наилов, алда әйткән Салават белән сөйләшеп алабыз.

“Безне әниләр, абыйлар намаз укырга өйрәтте. Кайвакыт түбәтәй киеп йөргәндә безгә начар сүзләр әйтүчеләр дә бар. Без андыйларга, “сам такой” дип җавап бирәбез”, ди малайлар.

Без сөйләшкән вакытта мәчет ишек алдына велосипедка утырган бер кеше килеп керде. Туктап сәлам биргәннән соң, велосипедка беркетелгән тартмадан берничә төргәк ит алып, аны мәчет имамы Газизулла хәзрәткә тапшырды. Әлеге кеше Үктәм Таиров икән.

“Әтием вафат инде. Ул сират күперен чыга алсын өчен корбан чалдырдым. Хәзер шул итне таратып йөрим. Моннан 18 ел элек Үзбәкстаннан бирегә килеп төпләндем”, ди Үктәм әкә.

Түгәрәк Алан бистәсендә Корбан бәйрәме көнне пылау пешерү гадәткә кереп килә. “Үзбәкстанда яшәгәндә, без пылау пешерергә дә өйрәндек. Шушы ризыкны бәйрәм көнне бистәдә яшәүчеләргә тәкъдим итәбез”, ди аш остасы Илдус Гайнуллин.
Ә монда шулпа кайный

Пылау пешкән учактан ерак түгел берничә апа казан асып шулпа кайната.

“Без ел да 60-70 кешегә шулпа әзерлибез. Корбан ашына 15-20 ир-ат килсә, 40-50 хатын-кыз килә. Килә алмаганнарга савыт белән таратабыз. Күпләргә авыз иттерәсе килә”, дип елмая Асия Гафарова.

Түгәрәк Алан бистәсе элек-электән начар атлы булды. Чөнки аның тормышы-көнкүреше чуен юл, станция булуы белән бәйле.

1990нчы елларда кайсыдыр бер язучы Саба районындагы Шәмәрдән станциясе турында мондый фикер әйткән иде: “Шәмәрдәндә сәвит власте булмады. Монда бурлар, алыпсатарлар, сугыш чукмарлары һәм башка шундыйлар хакимлек итте”.

Бу сүзләрнең ул чорда Түгәрәк Алан бистәсенә дә туры килүе ихтимал. Ләкин хәзер халыкның бер өлеше – дин-ислам юлында. Бу эштә башлап йөрүче – Газизулла хәзрәт Исрафилов.
Газизулла Исрафилов вәгазь укый

“1992 елга кадәр бистәдә татар белән урыс бер зиратка күмелде. Шул елны аерым татар зираты булдырдык, аннан бергәләп мәчетне күтәрдек. Ул вакытларда мөселман мәҗлесләрендә хәрәм ризыклар да күренә иде. Хәзер халык нәрсәнең нәрсә икәнен аера, ислам кануннарына якынаерга тырыша”, дип ассызыклады хәзрәт.

Корбан бәйрәме барышында Чаллы мәчетләрендә хәер, корбан ашы өмет итеп утыручы марҗа әбиләрен күрергә туры килсә, Түгәрәк Алан мәчете тирәсендә мондый күренеш күзәтелмәде.
XS
SM
MD
LG