Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннарга чит тел белү кирәкме?


Җәмәгатьчелек фикерен белешү вакыфы мәгълүматларына караганда Русия халкының 57%ы чит телләрне ипи-тозлык дәрәҗәдә дә белми. Татарстанда бу хәл ничек, һәм вәзгыятьнең үзгәрүенә өмет бармы?

“Җәмәгатьчелек фикере” вакыфы мәгълүматларына караганда, Русия халкының 57%ы инглизчә элмәязу, атамалар, алтакталарны укый алмый, еш кулланыла торган сүзләрне дә аңламый. Инглиз телендәге иң гади гыйбарәләрне 29% Русия кешесе генә белә, 12% – алманча, 2-3% – башка телләрдә сукалый.

Бу сораштыруга караганда Русия шәһәрләре арасында инглиз телен иң күп белүчеләр – мәскәүләр (48%). Русия башкаласында һәр икенче җавап бирүче инглизчә сөйләшүен әйткән. Шулай ук Камчаткада, Сахалин һәм Магаданда да инглиз телен белүчеләр шактый (47-46%).

Инглиз телен иң аз белгән төбәкләр исемлегенә Мордовия республикасы (15%), Төмән өлкәсе (17%), Оренбур һәм Яһүд автоном өлкәләре кергән.

Шул ук вакытта эшкә яллаучы кадр агентлыклары телләрне белү эшкә урнашу мөмкинлеген арттыра һәм хезмәткәрнең эш хакын күтәрә ала, дип белдереп килә. Бигрәк тә җитәкчеләргә, инженер, сату менеджерларына һәм сәркатипләргә чит тел белү кирәк.

Эш вазифаларын башкарганда чит телне куллану кирәк булмаса да, ул хезмәткәрнең зыялы булуын һәм һөнәрендә югары осталыкка омтылуын күрсәтәчәк, дип саный кадр агентлыклары җитәкчеләре. Аларның фикерен finam.ru агентлыгы китерә.

Татарстанда ничек?

Халык фикерен өйрәнгән вакыф белгечләре Татарстанда сораштыру үткәрмәгән. "Азатлык" радиосы хәбәрчесе Казанның Бауман урамына чыгып, берничә кешегә чит телләрне белү-белмәү, аны ни дәрәҗәдә куллану, чит илгә барганда яки эшкә урнашканда ни кадәр кирәксенү турында сораулар бирде.

Кыскача әйткәндә, өлкән һәм урта буын кешеләре чит телләрне белмәвен әйтте, аларның кайберләре чит илләргә дә чыккан, әмма барыбер чит телне кирәксенмәгән. Сорауларга җавап биргән яшьләр инглиз һәм башка телләрне өйрәнүләре турында әйтте. Алар чит илләргә барырга тели, Казанда да халыкара чаралар үтүен, Универсиаданы истә тотып, чит телгә ихтыяҗ барлыгын хәбәр итте.

"Азатлык" сораштыруында катнашкан егетләр-кызлар күбесенчә инглиз телен белә яки өйрәнә булып чыкты, алман телен өйрәнергә теләүчеләр булды, гарәпчә һәм төрекчә белүчеләр дә очрады. Җавап бирүчеләр эшкә урнашканда инглиз теле белүнең мөһим булмавын да искәртте.

Казанда да вәзгыять үзгәрә

Күпләр тел өйрәнмәүне аны куллану даирәсе булмау белән аңлата. Әмма соңгы вакытта вәзгыять үзгәрә. Республикадагы халык чит илләргә дә күп йөри, Татарстанда эшләүче туристик ширкәтләр Төркия, Мисырда бик күп кешене ял иттереп кайтарды инде. Анда баручылар һава аланы, кунакханәдә, кибетләрдә бераз инглизчә сукалау кирәклеген аңлап кайта.

Әмма телләр өйрәнәсе урынга, Русия туристларны инде төрек һәм гарәпләрне урысчага өйрәтеп бетергән. Кибетләрдә сатулашканда, саннарны кәгазьгә язып, куллар болгап аңлаша. Кунакханәдә бүлмә өчен бәхәскә керергә туры килсә, инглизчә белгән балаларын ярдәмгә чакыралар икән.

Төркиядә ял иткәндә, татарларга татарча белү булыша. Әмма чит ил кешеләре белән танышып, сөйләшеп утырырга теләкләре булса, бу килеп чыкмаска мөмкин. Өйләренә әйләнеп кайткач, мәктәптә телне яхшылап өйрәнәсе калган икән, дип әйтүчеләр шактый.

Казанда халыкара җыен, ярышлар үтә, сәяхәт итүче туристлар, дөнья күреп йөрүче чит ил пенсионерлары торган саен ешрак очрый.

Нәтиҗәдә хезмәт күрсәтү өлкәсендә инглиз телен белүчеләр арта. Шәһәр үзәгендәге кафеларда да ара-тирә инглиз телендәге менюлар очрый. Ресторан, кафеларда хезмәт күрсәтүче яшьләр арасында мәктәп дәрәҗәсендә булса да, инглизчә сөйләшүчеләр табыла. Төрек кафелары хуҗалары җирле хезмәткәрләрен дә төрекчәгә өйрәтә.

Кунакханәләрдә дә һичьюгы кунакларны каршы алучы, бүлмәләргә урнаштыручы хезмәткәрләр инглизчә сөйләшә белә.

Татарстанда хәзер чит ил капиталы кергән ширкәтләр бар, бигрәк тә Чаллы, Алабуга, Түбән Кама якларында. Анда зур корылышларга чит ил белгечләре килә. Еш кына ширкәтләргә чит ил җиһазлары кайтарыла, бизнеста чит ил эшмәкәрләре белән эш итәргә туры килә. Бу вакытта җирле хезмәткәрләргә урта һәм югары мәктәптә өйрәнгән телләрне кулланырга җай чыга да инде.

Татарстан дөньяга ачыла барса һәм чит илләрдә күпмедер танылса, республикада да чит телләрне белү артачак, дип фаразлап була.
XS
SM
MD
LG