Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия президентлары журналистларга һөҗүмнәр турында сөйләшкән


Узган шимбә көнне Япониянең Йокоһама шәһәрендә узган саммит кысаларында Русия һәм АКШ президентлары Русиядә журналистларга һөҗүмнәр турында сөйләшкән.

Сөйләшү озак һәм авыр барды, дип хәбәр итте Барак Обаманың Русия эшләрендәге киңәшчесе Майкл Макфол.

Кичә Макфол АКШ Конгрессы каршында чыгыш ясады. Конгресс әгъзаларына бер ел элек төрмәдә үлгән Hermitage Capital ширкәте юристы Сергей Магнитский турында документаль фильм күрсәтелде. Адвокатлар һәм хокук яклаучылар Магнитский вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәгәнгә үлгән, дип саный.

Сергей Магнитский эчке эшләр министрлыгының югары дәрәҗәдәге хезмәткәрләрен коррупциядә гаепләп чыккач аны салым түләмәүдә гаепләп кулга алганнар иде.
XS
SM
MD
LG